Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район станцияләрендә сатылучы ягулык сыйфатлы

Район территориясендә урнашкан ягулык салу станцияләрендә сатылучы ягулык ГОСТ таләпләренә туры килә. Ноябрь аенда республикада ягулык салу станцияләрендәге һәм нефть базаларындагы ягулыкның сыйфатын тикшерү буенча айлык узды. "Татнефтепродукт" холдинг компаниясенең "Нурлатнефтепродукт" филиалына караучы ягулык салу станциясе өлкән операторы Дамир Гыйләҗев әйтүенчә, биредә һәр продуктның сыйфат сертификаты бар. Ягулыкның сыйфатын ел...

Район территориясендә урнашкан ягулык салу станцияләрендә сатылучы ягулык ГОСТ таләпләренә туры килә.

Ноябрь аенда республикада ягулык салу станцияләрендәге һәм нефть базаларындагы ягулыкның сыйфатын тикшерү буенча айлык узды. "Татнефтепродукт" холдинг компаниясенең "Нурлатнефтепродукт" филиалына караучы ягулык салу станциясе өлкән операторы Дамир Гыйләҗев әйтүенчә, биредә һәр продуктның сыйфат сертификаты бар. Ягулыкның сыйфатын ел дәвамында берничә тапкыр төрле оешмалар тикшерә икән. Әйтик, "Татарстан нефть инспекциясе", "ТР ягулык энергетика ресурсларын рациональ файдалану идарәсе"ннән тыш, бу эш белән "Татнефтепродукт"ның үз лабораториясендә дә шөгыльләнә. АЗСта куелган кулланучылар почмагында һәр кеше үзен кызыксындырган мәгълүматны ала. Биредә һәр төр продукциянең сыйфат паспорты, тикшерүләрнең беркетмәләре урын алган.
Шәхси ягулык салу станцияләрендәге продуктлар сыйфатын алда атап узган учреждениеләр даими контрольдә тоталар.
-Кулланучылар тарафыннан дәгъва белдерүчеләр юк,-ди шәхси эшмәкәр Сергей Плеханов. - Заводтан, Уфадан һәм Түбән Камадан сертификатланган продукция генә алып кайтабыз, шулай да үзебездә аны гел тикшереп торалар. "Д.М.Шакирова" шәхси эшмәкәр бухгалтеры Флера Яруллина сүзләре буенча,алардагы ике ягулык салу станциясендәге продукцияне дә анализга алалар, әлегә кадәр ягулык сыйфатына дәгъва булмаган.
Ә якташларыбыз район территориясендәге АЗСлардагы ягулыкның сыйфатын ничек бәяли?
Фидаил Салихов (Кармыш): -Минемчә, ягулыкның сыйфаты начар түгел. Районда берничә АЗС эшли, димәк, сайлап алу мөмкинлеге бар. Дөрес булса, Елховой янындагы АЗСта ягулык бик яхшы түгел дип ишеткән идем.
Мингәрәй Әминов (Утыз Имән): - Мин, нигездә, дәүләт АЗСларында ягулык салам. Әлегә кадәр начар бензин булмады кебек, машина яхшы тарта.
Владимир Долгополов (Чирмешән): - Минем Чирмешәндә дә, Казанда да машинага ягулык салганым бар. Казандагы бензинның сыйфаты яхшырак.
Ренат Гайнуллин: (Чирмешән): -"Татнефтепродукт" станциясе бензинын кулланам. Начар түгел, сыйфаты шик уятмый.
Сүз уңаеннан, "ТР ягулык энергетика ресурсларын рациональ файдалану идарәсе" 364 ягулык салу станциясендә һәм 10 нефть базасында ягулыкның сыйфатын тикшергәннәр. Кайберләрендә җитешсезлекләр дә ачыкланган, мәсәлән, еш кына АЗСларда Евро -3 ягулыгын Евро -5 маркасы астында саталар. Ягулык сыйфаты буенча сорауларны (843)295-26-57 номеры буенча биреп була.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: белеп торыгыз