Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район фестивалендә җиңүчеләр

Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына һәм Чирмешән районы оешуының 85 еллыгына багышланган "Ул көннәрнең даны мәңгелек!" - "Этих дней не смолкнет слава!" халык иҗатының район фестивале йомгаклары турында карар кабул итте. Җиңүчеләр - менә кемнәр: Авыл мәдәният йортлары үзешчән сәнгать коллективлары арасында: Беренче...

Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына һәм Чирмешән районы оешуының 85 еллыгына багышланган "Ул көннәрнең даны мәңгелек!" - "Этих дней не смолкнет слава!" халык иҗатының район фестивале йомгаклары турында карар кабул итте.

Җиңүчеләр - менә кемнәр:
Авыл мәдәният йортлары үзешчән сәнгать коллективлары арасында:
Беренче урында - " Утыз Имән авыл мәдәният йорты" МБУ (директоры - Рушания Әминова) I дәрәҗә Диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнде.
Икенче урында - "Әккәрәй авыл мәдәният йорты" МБУ (директоры - Сергей Макаров), "Кармыш авыл мәдәният йорты" МБУ (директоры - Ильяс Мөбирдин) II дәрәҗә Диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.
Өченче урында - "Бәркәтә авыл мәдәният йорты" МБУ (директоры - Сирин Шәйхетдинова), "Ульяновка авыл мәдәният йорты" МБУ (директоры - Нина Ефимова) III дәрәҗә Диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.
Яхшы чыгыш ясаган өчен, "Яңа Элмәле авыл мәдәният йорты" МБУ (директоры - Александра Ильдирякова), "Иске Үтәмеш авыл мәдәният йорты" МБУ (директоры - Резеда Галиева), "Түбән Кәминкә авыл мәдәният йорты" МБУ (сәнгать җитәкчесе - Гөлгенә Әлмиева) үзешчән сәнгать коллективлары оештыру комитетының Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре белән бүләкләнделәр.
Район үзәгендәге оешмалар һәм учреждениеләр үзешчән сәнгать коллективлары арасында:
Беренче урында - Чирмешән лицее (директоры -Марат Могыйзов) I дәрәҗә Диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнде.
Икенче урында - "Чирмешән" муниципальара полиция бүлеге (җитәкчесе - Фаяс Минһаҗев) II дәрәҗә Диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнде.
Өченче урында - "Ландыш" балалар бакчасы (мөдире - Гөлфия Ибәтова) III дәрәҗә Диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнде.
Яхшы чыгыш ясаган өчен, Чирмешән үзәк больницасы (җитәкчесе - Рафаэль Габдрахманов), "Ромашка" балалар бакчасы (мөдире - Фәридә Низаметдинова), район кулланучылар җәмгыяте (рәисе - Әбүзәр Мортазин), 1нче Чирмешән мәктәбе (директоры - Виктор Плотников) үзешчән сәнгать коллективлары оештыру комитетының Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре бе­лән бүләкләнделәр.
Номинацияләрдә җиңүчеләр:
Гаилә ансамбле:
Әфләтуновлар гаиләсе (Кармыш авылы); Хөснуллиннар гаиләсе (Түбән Кәминкә).
Иң яхшы хор:
Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре хоры.
2нче Чирмешән мәктәбе хоры.
Социаль яклау бүлеге, "Мәрхәмәтле йөрәк" халыкка хезмәт күрсәтү үзәге һәм мемориаль үзәк хоры.
Туймәт авыл мәдәният йорты хоры.
Вокал - соло:
Әкрәм Мәссаров (коммуналь челтәрләр җәмгыя­те), Марат Яббаров ("Чирмешән" муниципальара полиция бүлеге), Руслан Шәмсетдинов (Югары Кәминкә), Рамина Петрова (үзәк китапханә), Салават Закиров (Утыз Имән), Вилдан Шәмсетдинов (Утыз Имән), Илвир Гарифуллин (Түбән Кәминкә), Анжелика Ильмендеева (Иске Элмәле), Илфир Биктимеров (Түбән Кәминкә), Татьяна Кравчук (үзәк больница).
Хореография:
Балалар сәнгать мәктәбенең "Бәхетле балачак", Яңа Элмәле авыл мәдәният йорты, район үзәк больницасы,"Ромашка" балалар бакчасы (Чирмешән), район кулланучылар җәмгыяте, Иске Үтәмеш авыл мәдәният йорты каршындагы бию коллективлары.
Иң матур биюче:
Резеда Латыйпова, Түбән Кәминкә авыл мәдәният йорты.
"Шома бас" бию дуэты, Утыз Имән авылы мәдәният йорты.
Сәнгатьле сөйләм:
Вера Захарова, Иске Элмәле авылы мәдәният йорты директоры.
Владимир Сиямкин, 1нче Чирмешән мәктәбе.
Мингосман Мортазин, Якты Тау авылы клубы.
Вокаль ансамбль:
"Умырзая" татар халык вокаль ансамбле, район мәдәният йорты.
"Ветеран" вокаль ансамбле, район мәдәният йорты.
"Ивушка" вокаль ансамбле, Иске Элмәле авылы мәдәният йорты.
"Хыял" вокаль ансамбле, Туймәт авылы мәдәният йорты.
Район мәгариф бүлегенең, муниципаль район башкарма комитеты, коммуналь челтәрләре җәмгыятенең ир-егетләр, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт - интернаты вокаль ансамбльләре.
Конферанс:
Лениза Җамалиева, Утыз Имән.
Гөлсирин Йосыпова, Якты Тау.
Лилия Хөснуллина, Югары Кәминкә.
Исламия Галимова, Кара Чишмә.
Музыкаль бизәлеш һәм аккомпаниатор:
Илзәр Закиров, 1нче Чирмешән мәктәбе.
Илдус Мәссаров, район кулланучылар җәмгыяте.
Михаил Илюхин, Иске Сережкино авылы клубы.
Гөлнур Девяткина, Бәркәтә.
Рөстәм Хәйретдинов, Иске Үтәмеш.
"Виват" инструменталь дуэт, балалар сәнгать мәктәбе.
Автор - башкаручы:
Гөлгенә Харисова - үзәк китапханә.
Халисә Мөхәммәтшина - коммуналь челтәрләр җәмгыяте.
Авылда мәдәниятне үстерүгә өлеш керткәне өчен - Мингәрәй Әминов, Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы.
Җиңүчеләрне 20 ноябрьдә яшьләр ял итү үзәгендә булган гала - концертта тантаналы шартларда бүләкләделәр.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы фестиваль