Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рапс маена чимал бар

Чирмешән кырларында рапс уңышын да җыя башладылар. "9 меңләп гектарда чәчелгән бу культура быел яхшы үсте, мондагы кебек участоклар республикада да юктыр",- ди "ТАТАГРО" җәмгыяте бригадасы җитәкчесе Рөстәм Солтанов. Әйе, теземнәр калын күренә, уңышка өмет бар. ... Чирмешәннән төньяктарак, элеккеге колхоз мехотряды янындагы участокның зур өлешендә рапсны теземнәргә салганнар, тулаем...

Чирмешән кырларында рапс уңышын да җыя башладылар.


"9 меңләп гектарда чәчелгән бу культура быел яхшы үсте, мондагы кебек участоклар республикада да юктыр",- ди "ТАТАГРО" җәмгыяте бригадасы җитәкчесе Рөстәм Солтанов.

Әйе, теземнәр калын күренә, уңышка өмет бар.

... Чирмешәннән төньяктарак, элеккеге колхоз мехотряды янындагы участокның зур өлешендә рапсны теземнәргә салганнар, тулаем 560 гектар мәйдан урылган. Аны башка комбайннар суктыргач, калган участокларда уңышны турыдан-туры җыймакчылар. Алыннар бик чиста, чүпнең әсәре дә юк, чөнки ике тапкыр гербицид белән эшкәрткәннәр.

Америка комбайнына беркетелүче, тугыз метр киңлектәге Америка ургычы көненә 100 гектарлап мәйданны иңли ала икән. Безнең районга шундый дүрт чапкыч китергәннәр. Инде алар белән Бөгелмә районында эшләячәкләр. Механизаторлар әйтүенчә, Америкада эшләнгән техника да еш ватыла, аны "үзебезчә" көйләргә, үзебезгә җайлаштырырга туры килә икән.

Рапс җыючылар бригадасына бик уңган егетләр тупланган, Сабаныкылар. Һәрберсенең техникасы, эше конкрет билгеле, хезмәтләре өчен яхшы акча түлиләр. Билгеле, сезон, урак вакытында аларга ял эләкми.

"ТАТАГРО"ның республикада кырыгар мең гектарда көнбагыш һәм рапс басуларында уңыш өлгергән. Әлегә дымлылыгы 30 процент чамасы булган рапсны, суктыру белән, Казанга, май-экстракт заводына озатачаклар. Киләсе елда рапс җирләрендә янә көнбагыш чәчеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән рапс уңышы