Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Пенсияләр тагын арта

1 февральдән пенсионерлар күбрәк акча ала башлаячак. Үсеш аз түгел - 6,5 процент. Артулар, беренче чиратта, хезмәт пенсияләренең иминият өлешенә кагыла. Картлык, инвалидлык һәм гаиләсен туендыручысын югалтканнарның пенсия күләме үсә. Яңалык райондагы 6036 пенсионерга да кагылачак. Шуларның 5546сы хезмәт пенсиясе ала. 1 январьда уртача хезмәт пенсиясе 8724 сум булса, 1...

1 февральдән пенсионерлар күбрәк акча ала башлаячак. Үсеш аз түгел - 6,5 процент.

Артулар, беренче чиратта, хезмәт пенсияләренең иминият өлешенә кагыла. Картлык, инвалидлык һәм гаиләсен туендыручысын югалтканнарның пенсия күләме үсә.
Яңалык райондагы 6036 пенсионерга да кагылачак. Шуларның 5546сы хезмәт пенсиясе ала.
1 январьда уртача хезмәт пенсиясе 8724 сум булса, 1 февральдән, пенсияләр арттырылгач, ул 9298 сумга җитә.
-Пенсия күләме арттырылганнан соң, февраль аенда безнең районда гына да өстәмә 3 миллион 100 мең сум акча кирәгәчәк, ә гомумән, февраль аенда пенсия һәм пособие түләүләргә 61 миллион 100 мең сум акча тотылачак,- ди РФ Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия