Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Октябрь бәйрәмендә – туган көн бәлеше

Утыз Имән авылында гомер итүче Мөнәвәрә әби Лотфуллинага 7 ноябрь көнне 88 яшь тула. Бар җире дә гөлт итеп торучы йортта яши әби. Урын-җире чиста, өе җылы, үзенә аерым бүлмә. 36 ел бергә гомер иткән килене кайнанасын тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйлап тора. Мөнәвәрә әбинең Гөлфиясен ерак җибәрәсе килми. Килененең тавышы...

Утыз Имән авылында гомер итүче Мөнәвәрә әби Лотфуллинага 7 ноябрь көнне 88 яшь тула.

Бар җире дә гөлт итеп торучы йортта яши әби. Урын-җире чиста, өе җылы, үзенә аерым бүлмә. 36 ел бергә гомер иткән килене кайнанасын тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйлап тора.
Мөнәвәрә әбинең Гөлфиясен ерак җибәрәсе килми. Килененең тавышы ишетелмәсә, тизрәк исеме белән дәшә. Тугызынчы дистәне ваклаучы әбинең соңгы елда күзләре бөтенләй күрми башлаган шул. Шуңа да карамастан, ул һәр көнгә шөкер итә.
Иске Кади авылында туып-үскән Мөнәвәрәнең яшүсмер чаклары авыр сугыш елларына туры килә. Аның тугыз бертуганы була, ул - җиденче бала.
Яшьтән үк эшкә җигелергә туры килде. Ачлыкның нәрсә икәнен яхшы беләм, - ди якташыбыз. - Сугыш башлангач, колхозга механизаторлар кирәк булгач, безне - яшь кызларны Бөгелмәгә укырга җибәрделәр. Шунда укып кайтып, ике ел "Коммунар" комбайнында эшләдем. - И-и, нужаландык та инде шул елларны.
1948 елны Мөнәвәрәне күрше авылга, хатыны чирләп үлгәч өч бала белән тол калган Исмәгыйль Лотфуллинга димлиләр. Алар гаилә корып, бергә яши башлыйлар. Уртак тагын җиде балалары (алты кыз, бер малай) дөньяга килә.
Бөтен баламны, барысын да бертигез яраттым, - ди әби. - Минем өчен алар барысы да бертигез якын. Җиде кызымны үстереп кияүгә бирдем, улларымны өйләндердем. 33 ел бергә гомер иткән Исмәгыйле, Бөек Ватан сугышы ветераны, 1985нче елны вафат булган.
Аның бүген 18 оныгы, 15 оныкчыгы бар. Балалары төрле төбәкләрдә яшиләр. Төп нигездә улы Ислам төпләнеп калган. Кайберәүләре авылга еш кайталар, кайберәүләренең андый мөмкинлекләре юк икән. Әйтик, Украинада яшәүче кызы Әлфия һәм Аргентинада гомер итүче Чәчәкнең инде 20 елдан артык әниләрен күргәннәре юк.
7 ноябрьдә, октябрь бәйрәме көнендә бу өйдә ел саен бәлеш салып, табын көйләп, Мөнәвәрә әбинең туган көнен билгелиләр. Бу традиция быел да бозылмаячак.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Безнең якташлар