Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы студентлары дөнья чемпионатына әзерләнә

Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалында 182 студент белем ала, шуларның 48се - кызлар, 134се - егетләр. Укучыларның 36сы гына Чирмешәннеке. 117 егет һәм кыз район авылларыннан килеп укый. Нурлат, Аксубай, Әлмәт районнарыннан, Самара өлкәсеннән килүчеләр - 26 кеше. Дагыстан республикасыннан да өч укучы бар. -Студентларыбызның 90сы 18 чшькәчә яшүсмерләр, опекага...

Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалында 182 студент белем ала, шуларның 48се - кызлар, 134се - егетләр.

Укучыларның 36сы гына Чирмешәннеке. 117 егет һәм кыз район авылларыннан килеп укый. Нурлат, Аксубай, Әлмәт районнарыннан, Самара өлкәсеннән килүчеләр - 26 кеше. Дагыстан республикасыннан да өч укучы бар.
-Студентларыбызның 90сы 18 чшькәчә яшүсмерләр, опекага алынган өч һәм ике ятим бала да укый бездә, - ди техникумның оештыручы педагогы Ольга Долгополова. - Балигъ булмаган яшүсмерләрнең бишесе балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә исәпкә куелган. Мондый укучылар даими контрольдә, аларның ата-аналары белән дә әңгәмәләр үткәрелә.
Техникумда патриотик тәрбиягә зур урын бирелә, укучыларда туган илгә, аның тарихына хөрмәт һәм горурлык, Ватанга мәхәббәт тәрбияләнә. Хокук тәрбиясе буенча да эш алып барыла. Укытучылар коллективы тарафыннан спиртлы эчемлекләр, тәмәке куллану һәм наркоманияне кисәтү буенча конкрет чаралар үткәрелә.
2019 елда Казанда үтәчәк эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатына техникум, аның филиалы да ныклап әзерләнә. Әлеге максаттан чыгып уку йортында һөнәри осталык буенча конкурслар да уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: студент Чирмешән филиалы Нурлат техникумы

2
X