Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әнисенә кул күтәргән һәм үтерү белән янаган өчен Лагеркада яшәүче ир-атка җавап тотарга туры киләчәк

01 Районда үткән атнада ут казалары, шулай ук юл-транспорт вакыйгасы урынына чыгулар да теркәлмәгән. Бу хакта хәбәр 135нче янгын частеннан алынды. 02 Район полиция бүлекчәсенә үткән атнада 29 хәбәр алынган, шул вакыт аралыгында 3 җинаять эше кузгатылган. Әнисенә кул күтәргән һәм үтерү белән янаган өчен Лагеркада яшәүче ир-атка җавап тотарга...

01 Районда үткән атнада ут казалары, шулай ук юл-транспорт вакыйгасы урынына чыгулар да теркәлмәгән. Бу хакта хәбәр 135нче янгын частеннан алынды.

02 Район полиция бүлекчәсенә үткән атнада 29 хәбәр алынган, шул вакыт аралыгында 3 җинаять эше кузгатылган.

Әнисенә кул күтәргән һәм үтерү белән янаган өчен Лагеркада яшәүче ир-атка җавап тотарга туры киләчәк. Югары Кармалкадагы бер ир кулына пычак тотып, хатынын үтерү белән янаган, күп тапкыр кыйнаган, нәтиҗәдә ул җинаять җаваплылыгына тартыла.

Бер юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, матди зыян бар.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 78 кешегә (берсе руль артына аек булмаган килеш утырган) карата административ беркетмә төзегәннәр.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр хокук тәртибен бозуның 16 очрагын ачыклаганнар.

03 Үткән атнада ашыгыч медицина ярдәме югары температуралы 33 авыру янына барган. Фельдшер Гөлнур Әхмәтҗанова әйтүенчә, тәүлеккә 20-22 чакырту кергән, аларның күпчелеге балаларга, хроник авыруларга.

04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 41 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әнисенә Лагерка кул күтәрүче янау