Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әниләргә нинди акча бирәләр?

Соңгы вакытларда пенсиядәге әби-апалар Пенсия фондының район идарәсенә еш килә башлаган. Балалары булган кешеләрнең пенсияләре, кабат исәпләгәч, арта диләр. Бу дөресме? Әлеге сорауга РФ Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова түбәндәгечә аңлатма бирә: "Пенсияләрне кабат исәпләтү, турысын әйтәм, барлык пенсионерларга да файдага түгел. Санатуның нәтиҗәсе һәркемнең шәхси исәп-хисап күрсәткеченнән...

Соңгы вакытларда пенсиядәге әби-апалар Пенсия фондының район идарәсенә еш килә башлаган. Балалары булган кешеләрнең пенсияләре, кабат исәпләгәч, арта диләр. Бу дөресме?


Әлеге сорауга РФ Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова түбәндәгечә аңлатма бирә: "Пенсияләрне кабат исәпләтү, турысын әйтәм, барлык пенсионерларга да файдага түгел. Санатуның нәтиҗәсе һәркемнең шәхси исәп-хисап күрсәткеченнән тора. Бер, ике генә баласы булганнар өчен файдасы булу икеле. Пенсияне баллар буенча яңадан исәпләгәч стаж коэффиценты, шул ук вакытта авыл хуҗалыгында һәм тиешле еллар эшләгән стаж (выслуга лет) да кими. Пенсия күләме артуга гарантия юк, берәүгә ул - 5, икенчеләргә 200 сум булырга, хәтта кимергә дә мөмкин. Гариза бирү срогы чикләнмәгән, аның белән бергә паспорт һәм барлык балаларның туу турында таныклыкларын алып килергә кирәк."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined