Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Насвай“дан ераграк торуың хәерле

Халыкара наркотикларга каршы көрәш көненә бәйләп, 26 майдан 26 июньгә чаклы республикада "Наркотикларсыз тормыш" акциясе уза. Бүген мәктәп укучылары тарафыннан "насвай" дип аталучы аңны зарарлый торган мәкерле агу кулланышының киң таралуы - аерым хәвәфле хәл, җитди проблема. "Насвай" яшел шарчыклар, бөртекләр рәвешендә, үзенчәлекле тәмле һәм исле "таякчыклар" яки яшел масса...

Халыкара наркотикларга каршы көрәш көненә бәйләп, 26 майдан 26 июньгә чаклы республикада "Наркотикларсыз тормыш" акциясе уза.


Бүген мәктәп укучылары тарафыннан "насвай" дип аталучы аңны зарарлый торган мәкерле агу кулланышының киң таралуы - аерым хәвәфле хәл, җитди проблема.

"Насвай" яшел шарчыклар, бөртекләр рәвешендә, үзенчәлекле тәмле һәм исле "таякчыклар" яки яшел масса һәм коры порошок хәлендәге наркотик матдә. Аны берничә ай дәвамында тәүлегенә биш тапкырдан да күбрәк куллану психологик бәйлелеккә китерә.

Мәктәп укучылары арасында, имеш, "насвай" тәмәке тартуныташларга булыша һәм тешләрне теш пастасыннан да яхшы чистарта дигән ялгыш фикер таралган. Аны авызга куйганлыктан, ул авыз куышлыгында пародонтозга һәм яман шеш авыруына этәрә. Бу наркотикны куллану ашказаны-эчәк авырулары: гастрит, ашказаны җәрәхәте (язва) китереп чыгарырга мөмкин. Аңардан хайван тәрәтләре булганлыктан, насвайны кулланып, эчәк инфекцияләре һәм паразит авырулары, хәтта йогышлы гепатит белән чирләвең дә бар. Тавык тизәге эретелгән су сипсәң, үсемлекләрнең бик тиз "януын" бакчачылар бик яхшы белә. Шуның кебек, насвайдан да кеше организмында шул ук хәл күзәтелә.

Насвайның башны томаландыручы матдәсе - тәмәке (табак), шунлыктан кешедә никотинга бәйлелек барлыкка килә. Белгечләр аны сигаретка караганда да зыянлырак дигән фикер белдерә. Район үзәк больницасының наркология кабинетында 17 наркоман исәптә тора. Насвай наркотик бәйлелек барлыкка китерә. Аны куллану яшүсмерләрнең психик үсешенә начар йогынты ясый: хәтер начарлана, бала холыксызлана. Яшүсмер үзгәрә, психикасы бозыла. Насвай куллану баланың гадәтенә керә, нормасына әверелә. Аннан ул көчлерәк наркотик татып карарга омтыла. Әгәр инде, насвайны, сагыз алган кебек ансат кына юллый ала икән, наркотикның көчлерәген дә татып караячак.

Безнең "кайнар линия" телефоны: 2-57-84.

Лилия Мортазина,

район үзәк больницасы табибы, психиатр-нарколог.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined