Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мөселманнар чиркәүләрне яндыруга каршы

17 ноябрьгә каршы төндә Яңа Чишмә районының Ленино авылында билгесез кешеләр Димитрий Солунский хөрмәтенә салынган гыйбадәтханәгә ут төрткәннәр, соңрак Чистай шәһәрендә төзелүче храмда шундый ук янгын булган. Бу фактлар буенча җинаять эшләре, шул исәптән, "вандаллык" һәм "намус һәм дин тоту ирегенә хокукны бозу" маддәләре буенча эш кузгатылган. Күпләр фикеренчә, мондый...

17 ноябрьгә каршы төндә Яңа Чишмә районының Ленино авылында билгесез кешеләр Димитрий Солунский хөрмәтенә салынган гыйбадәтханәгә ут төрткәннәр, соңрак Чистай шәһәрендә төзелүче храмда шундый ук янгын булган. Бу фактлар буенча җинаять эшләре, шул исәптән, "вандаллык" һәм "намус һәм дин тоту ирегенә хокукны бозу" маддәләре буенча эш кузгатылган.

Күпләр фикеренчә, мондый хәлләр вандализмга керә, ләкин мин чиркәүләргә һәм мәчетләргә ут төртүне экстремизм дип, ә бу гамәлләрне кылучыларны җәмгыятькә куркыныч тудыручылар дип әйтер идем. 455 елда Римга ябырылган һәм 14 көн эчендә шәһәрдәге архитектура һәм сәнгать әсәрләрен юкка чыгарган вандаллар да изге урыннарга һәм храмнарга тияргә базмаганнар.
Гыйбадәтханәләргә-чиркәүләргә, мәчетләргә ут төртүчеләр Аллаһыдан курыкмыйлар, мәңгелек тәмугта янасылары турында да уйламыйлар булса кирәк. Шундый зур гөнаһлы адымга баручылар тиешле җәзасын алырга, китерелгән зыянны икеләтә капларга тиеш. Барыбыз өчен дә изге булган Аллаһ йортларына матди зыян китерүдән тыш, бу кешеләр дин тотучыларның күңеленә дә бик зур мораль яра ясаганнар, ә аны төзәтү өчен дистәләрчә еллар таләп ителәчәк.
Ислам кануннары да мондый гамәлләрне зур гөнаһка саный. Изге Коръән һәм Мөхәммәт пәйгамбәребез сөннәсе барлык диннәрнең дә иң мөкатдәс урыннарына зыян салуга каршы.
Татарстан мөселманнары да мондый вәхшилеккә һәм экстремизмга катгый каршы чыгалар. Мәчетнең имам-хатыйбы буларак, авыл җирлегендәге дин йортын карауның һәм төзек хәлдә тотуның никадәр авыр булуын яхшы аңлыйм. Кызганыч, бу очракта гыйбадәтханәләрне ремонтлап булмый, аларны яңабаштан торгызырга кирәк. Дин йортларына йөрүчеләргә, руханиларга чиркәү биналарын тиз арада сафка бастырып, изге эшләрен дәвам итүләрен телим.
Хәбир хәзрәт Ханов,
Чирмешән мәчете имам-хатыйбы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined “вандаллык“ һәм “намус һәм дин тоту