Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәктәпне уттан коткардылар

Югары Кәминкә мәктәбе ашханәсендә чыккан янгын нәтиҗәсендә, мәктәп коллективын эвакуацияләргә - бинадан чыгарырга туры килде. Янгынны тиз арада сүндерделәр. "Ашыгыч ярдәм"гә мөрәҗәгать итүче булмады. Ут, гомумән, зыян салып өлгермәде. Дөрес, ярый әле, болар барысы да шартлы фактлар. Әмма районның янгын гарнизонына бу уен-өйрәнү вакытында үзләренең осталыкларын, гадәттән тыш хәлләр очрагына...

Югары Кәминкә мәктәбе ашханәсендә чыккан янгын нәтиҗәсендә, мәктәп коллективын эвакуацияләргә - бинадан чыгарырга туры килде. Янгынны тиз арада сүндерделәр. "Ашыгыч ярдәм"гә мөрәҗәгать итүче булмады. Ут, гомумән, зыян салып өлгермәде.


Дөрес, ярый әле, болар барысы да шартлы фактлар. Әмма районның янгын гарнизонына бу уен-өйрәнү вакытында үзләренең осталыкларын, гадәттән тыш хәлләр очрагына әзерлекләрен чын-чынлап күрсәтергә туры килде.

Янгын сигнализациясе кабынуга, укытучылар балаларны мәктәптән алып чыктылар. Мәктәп директоры шул арада авыл җирлеге башлыгына һәм янгын бүлегенә ут чыгу хакында хәбәр бирде.

Вакыйга урынына килеп җиткән янгын сүндерүчеләр, электрчылар, газчылар сынатмадылар, алга куелган бурычларын уңышлы үтәделәр.

Мәктәп янына җирле янгын сүндерүчеләр дружинасы әгъзалары беренчеләрдән булып килеп җитте. 135нче янгын бүлеге хезмәткәрләре дә озак көттермәделәр. Килүгә, эшкә дә керештеләр. Саклану чараларын күреп, бинага үттеләр. Бер звено барлык кабинетларны тикшереп, карап чыкты, икенчесе ашханәдә эшләде.

Югары Кәминкәгә бер-бер артлы башка авыл җирлекләреннән, район оешмаларыннан ирекле янгын дружиналары да килә башлады. "Татавтодор" ААҖнең район участогының янгын сүндерергә җайлашкан машинасы беренче килде. "Ашыгыч ярдәм" дә район үзәгеннән моңа кадәр араны 15 минутта узган.

-Тизрәк тә килә идек. Махсус сигнал кабызсак та, кайбер машиналар юл бирми, - ди фельдшер Антонина Французова.

Шул арада полиция бригадасы да күренде. Алар тикшерү эшләренә керештеләр.

Ә бу вакытта янгын мәктәп белән янәшә торучы авыл мәдәният йорты бинасына "күчте".

Бүген монда районның янгын гарнизонына керүче 17 авыл җирлегеннән ирекле янгын дружиналары һәм 13 оешманың янгын сүндерүчеләре килде.

Өйрәнүләрдә 150дән артык кеше, 30 берәмлек техника катнашты.

Мәктәп яныннан бу - сыешлыклар таккан, куйган тракторлар, машиналар авылның буасы янына су тутырырга юнәлделәр.

Менә монда инде кайбер җитешсезлекләр дә ачылды. Әйтик, янгын сүндерергә килүчеләрнең күпчелеге помпаларын "онытканнар", ә булганнараның кайберәүләрен озак кабыза алмыйча тордылар.

-Барыгыз да вакытында килеп җиттегез. Рәхмәт. Нигездә, төгәллек һәм оешканлылык күрсәтеп эшләдегез, - диде өйрәнүләргә йомгак ясап, район җитәкчесе Наил Зарипов. - Әмма кайбер җитешсезлекләрне билгеләп үтәргә кирәк. Алар беренче карашка вак-төяк кебек, әмма алардан күп нәрсә тора.

Әйтик, мөгаен, хуҗалыкларда зуррак, сыйдырышлырак су савытлары да бардыр. Бүген, күргәнебезчә, кайберәүләр 2-3 тонна су сыйдырышлы савытлар белән килгәннәр.

Янгын чыккан очракта читтән килгән кешеләргә ориентирлашу уңайлыклары булсын өчен, һәр авыл җирлегенең карта-схемасын ясау зарур. Кыш көне дә авылларда, билгеле, җылы бинада, су тутырылган савытлар булырга тиеш. Телефон номерын үзгәртәсез икән, аның турында дә хәбәр итәргә кирәк.

Һәм иң мөһиме - бәлага эләккән кеше турында онытырга ярамый. Ул безнең ярдәмгә мохтаҗ.

- Мондый өйрәнүләр бик кирәк, бергә, аңлашып, тиз эшләсәк кенә гадәттән тыш хәлләрдә тиешле чараларны күрә алабыз, - диде районның янгын гарнизоны җитәкчесе Ирек Сәлахов, бүгенге "янгынны" сүндергәч.

Автор фотолары.

Өйрәнүләрдән күбрәк фотоларны сайтыбыздагы фотогалереядан да карап була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined янгын гарнизонына бу уенөйрәнү вакыты