Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районы авылларында сөлге җыйдылар

Борынгы йоланы саклап, Әмир егетләре быел да урамнар буйлап җыр сузып, сөлге җыйдылар. "Уңыш" начар түгел: колгага ел дәвамында гаилә корган яшьләрдән өч сөлге бәйләгәннәр, быел армиягә китәсе егетләргә җитәрлек чигүле кулъяулыклар да җыелган. Сабантуй уеннарында җиңүчеләргә булыр дип, сөлге котлап, башка бүләкләр дә биргәннәр. Малай-шалай да сынатмаган, чиләкләргә барысы...

Борынгы йоланы саклап, Әмир егетләре быел да урамнар буйлап җыр сузып, сөлге җыйдылар.

"Уңыш" начар түгел: колгага ел дәвамында гаилә корган яшьләрдән өч сөлге бәйләгәннәр, быел армиягә китәсе егетләргә җитәрлек чигүле кулъяулыклар да җыелган. Сабантуй уеннарында җиңүчеләргә булыр дип, сөлге котлап, башка бүләкләр дә биргәннәр. Малай-шалай да сынатмаган, чиләкләргә барысы 395 данә тавык йомыркасы "салганнар".
Бу көнне колгага уралган сөлгеләрнең берсен Сирин һәм Лиана Гамировлар, бүләк ясап, Әлмәттән үк кайтарганнар.
Һәм тагын. Узган бер елда сөлге колгасы Рифат Мәслаховларда торган, инде "эстафета" Булат Гыйматдиновта. Сөлге җыючылар Ильмир Сәгъдиев гармунда уйнаган авыл көенә кушылып җырлаган. Егетләргә кичке мәҗлескә тәмле бәлешне Исламия Нуретдинова пешергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әмир авылы яшь киленнәр сөлгесе колгага сөлге бәйләү сөлге җыю