Чирмешән районы авылларында сөлге җыйдылар
Борынгы йоланы саклап, Әмир егетләре быел да урамнар буйлап җыр сузып, сөлге җыйдылар.
"Уңыш" начар түгел: колгага ел дәвамында гаилә корган яшьләрдән өч сөлге бәйләгәннәр, быел армиягә китәсе егетләргә җитәрлек чигүле кулъяулыклар да җыелган. Сабантуй уеннарында җиңүчеләргә булыр дип, сөлге котлап, башка бүләкләр дә биргәннәр. Малай-шалай да сынатмаган, чиләкләргә барысы...