Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әмирдәге концертны район башлыгы да карады

Капиталь ремонттан соң кабат үз ишекләрен ачкан Әмир авылы мәдәният йорты сәхнәсендәге тәүге концертны авыл халкы белән бергә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм ремонт эшләрен алып барган "Арстрой" җәмгыяте төзүчеләре дә карады. Әмирлеләрнең шатлыгын уртаклашырга тирә-күрше авыллардан да үзешчән сәнгатьтә катнашучылар килгән иде. Алар да үзләренең музыкаль сәламнәрен җиткерделәр. Мәдәният...

Капиталь ремонттан соң кабат үз ишекләрен ачкан Әмир авылы мәдәният йорты сәхнәсендәге тәүге концертны авыл халкы белән бергә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм ремонт эшләрен алып барган "Арстрой" җәмгыяте төзүчеләре дә карады.


Әмирлеләрнең шатлыгын уртаклашырга тирә-күрше авыллардан да үзешчән сәнгатьтә катнашучылар килгән иде. Алар да үзләренең музыкаль сәламнәрен җиткерделәр.

Мәдәният йорты нефтьчеләр ярдәме белән яңа төс алган. Үзгәртеп кору эшләренә 6 миллион сумнан артык акча биргәннәр. Төзүчеләр тырышлыгы белән, биш ай эчендә, мәдәният йорты эчтән дә, тыштан да танымаслык булып үзгәргән. Бинаны сайдинг белән тышлап, түбәсен төсле калай белән ябып куйганнар, электр һәм җылылык үткәргечләрен тулысы белән яңартканнар, санузел ясарга да җай тапканнар. Стена, түбә такта, идәннәр дә шомарган. 150 кешегә исәпләнгән тамаша залы һәм сәхнә зәвыклы, матур пәрдәләр белән тагын да яктырып киткән. Китапханә дә китап укучыларны үзенә дәшеп тора.

Мәдәният учагының тирә-юнен карлар эреп, җирләр кипкәч төзекләндерәчәкләр. Яңа койма бастыру, керү юлларын шомарту планлаштырыла. 9 Май - Бөек Җиңү көненә кадәр һәйкәл тирәсе һәм керү юллары чәчәкләргә күмелер.

-Үткән ел монда күпфункцияле үзәк төзегәндә мәдәният йортының ямьсез хәле эчне пошырган иде, инде менә аны да матурлый алдык, - диде биредәге тантанада район башлыгы Фердинат Дәүләтшин. -Бинаны кадерләп саклагыз, мәдәният йорты идәннәренә тузан кунмасын, тамаша залларыгыз тулып, бәйрәмнәр еш үткәрелсен.

Район башлыгы мәдәният йортына яңа музыкаль аппаратура алып бирергә һәм Халыклар бердәмлеге көнендә район башкарма комитеты хезмәткәрләре бүләк ясар - концерт күрсәтер дип ышандырды.

-Без бу көнне күптән көткән идек, - ди күп еллар китапханәче булып эшләгән Энҗе Яруллина. -Хәзер биредә эш шартлары яхшырды, җылы, якты.

152 йортлы 319 кеше гомер итүче Әмир халкы өчен бу зур вакыйга. Шуңа да әлеге тантанага әби-бабайлар да күп җыелган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined