Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әмирдә тавис кошы да бар

Әлеге тависка-павлинга Бадаевларның йорт каршында урын тапканнар. Ул Байкал урамына ямь биреп тора.

-Бу кошны кыш буе ясадым, - ди Фәнисә Тимерҗанова. -Гәүдәсенә, канатларына гына да 350 пластик шешә кулланылды. Аларны Әмирдә, Лашманда да җыйдык. Кирәкле үлчәмдә кисеп, линолеум аслыкка степлер скобалары белән беркеттем. Билгеле, миңа ирем Нәсим, әти белән әни, туганнар да нык булыштылар. Тависның аякларында, гәүдә өлешендә тимер материал да бар, алар эретеп ябыштырылган.

Метр ярымга метр ярым чамасы биеклектәге, киңлектәге тависны әле генә урамга чыгардылар. Искиткеч матур, канатлары, каурыйлары елкылдап тора пластиктан туган тависның. Аны үзең күрү кирәк.

Тависка күңелсез булмас монда - янәшәсендә ике пальма басып тора. Аерым төсләрдәге бу экзотик агачларга 200 пластик шешә кирәккән. Пальмалардан ерак түгел “казылган“ коедан “су алырга“ чылбырга асылган, ялтыравыклы тимер чиләк тора. Инде шунда хозурланып ял итәргә уйласаң карусельдә әйләнергә, таган-утыргычта атынырга мөмкин. Алар да нык итеп, капитально ясалган. Парк-мәйданчык кырыендагы зур чүлмәкләрдә чәчәкләр булачак.

-Зур эшләр башланганчы бу объекттан инструментларны җыештырып алабыз, - ди оныклары өчен нык тырышучы Фәрит Бадаев. -Күрше балалары да килеп уйнасын.

Уңганлыклары белән хөрмәт яулаган Бадаевлар, Тимерҗановлар бөтен эшкә өлгерә. Әллә ничә баш, үзе бер көтү хәтле сыер асрыйлар, пай җирләрен дә нәтиҗәле файдаланалар. Әле тавислы парк та ясарга иренмәгәннәр. Монда тагын бер эш бар икән – тирәсен матур койма белән тотып алмакчылар, чөнки, юк-юк та сарыклар һәм кәҗәләр дә тавис кошын карарга килергә мөмкиннәр.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әмир