Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Министрны да биеттеләр

Девичья Поляна авылында яңа мәдәният йорты ачтылар. Бу тантанага республиканың мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да килде. Бүген министрны да биеттеләр. Ал тасма кисеп, бина эченә узгач, халык белән бергә ул да "тузан төшерде". Девичья Поляна мәдәният йортында район артистлары, тирә-күрше авыллар үзешчәннәре дә бәйрәм концертына үз өлешләрен керттеләр, чувашча, татарча,...

Девичья Поляна авылында яңа мәдәният йорты ачтылар. Бу тантанага республиканың мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да килде.


Бүген министрны да биеттеләр. Ал тасма кисеп, бина эченә узгач, халык белән бергә ул да "тузан төшерде".

Девичья Поляна мәдәният йортында район артистлары, тирә-күрше авыллар үзешчәннәре дә бәйрәм концертына үз өлешләрен керттеләр, чувашча, татарча, русча җырлап алкышлар яуладылар.

Республиканың "Авыл клублары" программасы буенча, төзелгән 100 урынлы мәдәният учагын нибары биш ай эчендә өлгерттеләр. Затлы кирпечтән төзелгән җыйнак кына бинада фельдшер-акушерлык пунктына да урын табылган.

"Авылны саклап калу өчен мәктәп, клуб, фельдшер-акушерлык пункты кебек социаль объектлар бик кирәк, - диде министр. - Рәхмәт, Президент ярдәме белән быел республиканың һәр районында берәр мәдәният йорты төзелде. Сез дә бу бинадан рәхәтләнеп файдаланыгыз, аның ишекләре ябылып тормасын иде".

Девичья Поляна мәдәният йортының тирә-юне дә ялт итеп тора. Керү юлына брусчатка җәйгәннәр, чәчәкләр үстерү өчен дә урыннар ясалган, яңа трансформатор куйганнар, бер уңайдан байтак арада баганалар утыртып, изоляцияле электр чыбыклары сузганнар, авыл эчендә юлның бер өлешен шомартып куйганнар.

"Быел сезнең авылда клуб төзелешенә, су челтәрләре ясауга, юл төзәтүгә егерме миллион сум чамасы акча тотылды, - диде районыбыз җитәкчесе Нурхамәт Хәмидуллин, Девичья Поляна халкын ошбу зур тантанада котлап. -Шатлыгыгыз зур, сез моңа лаек".

"Авыл клублары" программасы буенча, алдагы ике елда безнең районда тагын ике мәдәният йорты төзеләчәк: берсе - Якты Тауда, икенчесе - Казанкада.

Бәйрәмгә якташыбыз - ТР Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров та кайткан. Ул да котлау сүзләре ирештерде.

Мәдәният йортының төп төзүчесе подрядчы оешма - Яңа Чишмәнең "Стройсервис" ябык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Хәлим Вилданов бу объектны төзүне аларга ышанып тапшырулары өчен район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде, бинаны кадерләп тотуларын теләде.

Билгеле, әлеге коллективның осталыгын бинаның тышкы һәм эчке күренешләре, матур, үзенчәлекле эшләнеше үк раслап тора. Бар да кырт итеп, зәвык белән ясалган. Биредә әле район электр челтәрләре, "Чирмешән" коммуналь төзелеш предприятиесе җәмгыяте, "Татнефтедор"ның район идарәсе дә хезмәт куйган. Аларга да зур рәхмәт.

...55 йортлы, 170 кеше яшәүче, озакламый туксан еллыгы булачак Девичья Поляна мәдәният йортын карарга йөзләрчә кеше килде. Киләчәктә аны артистлар да читләтеп үтмәс дип өметләник. Хәер, монда үз җырчылары, үз биючеләре дә аз түгел. Министрның республика Президенты исеменнән 150 мең сум акча сертификатына материаль-техник базаны ныгытырга, яңа музыка уен кораллары алырга мөмкинлек туды. Димәк, министр да биегән яңа мәдәният йорты гел шау-гөр килеп торыр.

Авылның иң матур бу бинасы тирәсендә, шәт, яңа йортлар да калкыр әле. Аннан да бигрәк девечьяполяныларның тагын бер хыялы тормышка ашмый калмас - монда, кечерәк булса да, яңа башлангыч мәктәп бик кирәк, диләр.

***

Олы кунак - Татарстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин районның да мактанычы - быел гына ачылган Иске Элмәле мәдәният йортын да күреп сокланды, Иске Үтәмеш мәдәният йорты бинасын да ошатты. Аңа Ульяновканың мәһабәт чиркәвен, районның балалар сәнгать мәктәбен, боз спорт сараен, районның туган як тарихы музеен да күрсәттеләр.Чирмешәндә, районда мондый җитешлекне күрү аның өчен көтелмәгән, сөенечле яңалык булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Мәдәният