Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җәмил Шәйхетдинов чирмешәнлеләрне Түбән Камага дәште

Якташыбыз - үзе инженер, үзе һәвәскәр җырчы Җәмил Шәйхетдинов 60 яшьлек юбилеена кунаклар дәште. Инде 40 елга якын, институт тәмамлаганнан бирле Түбән Кама сәхнәләрендә чыгыш ясаучы Җәмил Шәмсетдин улын шушы каланың халык иҗаты йортында бөтен яктан "сүтеп җыйдылар", узган гомер юлының бөтен мизгелләрен искә төшерделәр. Туган җирдән читтә булса да,...

Якташыбыз - үзе инженер, үзе һәвәскәр җырчы Җәмил Шәйхетдинов 60 яшьлек юбилеена кунаклар дәште. Инде 40 елга якын, институт тәмамлаганнан бирле Түбән Кама сәхнәләрендә чыгыш ясаучы Җәмил Шәмсетдин улын шушы каланың халык иҗаты йортында бөтен яктан "сүтеп җыйдылар", узган гомер юлының бөтен мизгелләрен искә төшерделәр.


Туган җирдән читтә булса да, бу чарада катнашучыларны барыбер Чирмешән ягына, Илһам Шакиров, Габдулла Рәхимкулов кебек мәшһүр җырчыларга охшаш көр, моңлы тавышлы Җәмил абзыйның яшьлеге узган Лашманга "кайтарып килделәр".

-Мин үземне белгәннән бирле җырлыйм, җырсыз яши алмыйм,- ди якташыбыз. -Минем әни - Срурия хәтта мичтә коймакны да җырлый-җырлый пешерә иде. Эштән кайткач, ничектер корырак характерлы әтиемнең шыпырт кына ишектән керүгә, әнинең җырлаганын тыңлап торганы исемдә.

Шәйхетдиновлар, гомумән, моңлы, уен-көлкеле халык. Гаиләдә унберенче бала булып туган Җәмилләре Түбән Камада җырлап танылса, Наил абый Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге театрыбызда алыштыргысыз диярлек, билгеле актер, Россия Федерациясенең халык артисты. Наҗия апаны исә Лашманда, Чирмешәндә оештырылучы зур-зур бәйрәмнәрдә җырлатып алкышлыйлар.

Юбилярның Түбән Камада яшәүче бертуганы Камил исә шахмат остасы, бик күп яшьләрне шушы уен серләренә өйрәтеп, республика, ил күләмендә таныта. Билгеле, төпчек энеләренең олы бәйрәменә алар да, дус-иш, сабакташлары, гадуклары, күрше-күлән, хезмәттәшләре, "Җидегән чишмә"дәге сәхнәдәшләре дә килгән.

-Без Җәмил Шәйхетдинов кебек якташларыбыз белән бик горурланабыз, - диде муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, юбилярга район җитәкчесе кул куйган Мактау грамотасы һәм истәлек бүләге тапшырып. -Ул бит Түбән Камада гына түгел, Чирмешәндә, Лашманда төрле чаралар үткәрүдә дә бик актив катнаша, хәлебезне белешеп, кулдан килгәнчә булышып тора.

Моңа өстәп, Җәмил Шәмсетдин улының Түбән Камадагы Чирмешән якташлык җәмгыятен оста җитәкләвен дә әйтү урынлыдыр. Хөрмәте, абруе булганга, аның юбилеен оештыруда шушы каладагы башка якташларыбыз да бик булышканнар. Андый чакта, гомумән, безнең якташларның бердәмлеге сокландыра. Әнә, ара ерак, һава торышы көйсез дип тормаганнар, Казаннан, Чаллыдан, Әлмәттән дә җыелып, затлы бүләкләр кыстырып килгәннәр.

Җәмил Шәмсетдиновичның төп эш урыны - "ТАИФ"та. Ул хезмәт куркынычсызлыгы буенча инженер. Шушы оешмадан килгән җитәкчеләр дә аны мактауларга күмделәр, "төгәл, грамоталы, таләпчән белгеч", диделәр.

Әтиләрен, бабаларын котларга балалары, оныклары килү дә мәҗлескә ямь өстәде. Кадерле иренең гомер бәйрәмендә хатыны Әлфия ханым да һәркемгә игътибарлы, кунакчыл, ачык йөзле булды.

Бүгенге кичтә дә ял иттермәделәр Җәмил абыйны. Ул әле "Авыл", әле "Сагынам" җырларын башкарды, үзенең коронныен - үзе сүзләрен, үзе көен дә язган "Сөлчә сылуына"ны да онытып калдырмады. Шушы җырлары аша ул инде мәрхүм-мәрхүмә әти-әнисенә, дусларына, якын кешеләренә, аны олылап биредә җыелган кунакларга хөрмәтен, рәхмәтен ирештерде. Аның репертуарында халык җырларына урын түрдә, андый җырларны киң диапазонда, сузып, тәмен белеп башкарырга көче җитә, "теше үтә".

Мин, кунак буларак, шуңа да игътибар иттем: мәҗлестә бернинди рәсмилелек, кирәксез купшылык юк иде. Башка вакытларда Җәмил Шәйхетдинов башкалар күңелен күрсә, бүген аның тирәсендә "биеделәр". Шәп булды юбилей, истә калды. Туган ягыбызны данлаучы, тавышына сандугач, тургай моңнары хас җырчы, инженер якташыбызга киләчәктә дә җырлап яшәргә, чыгышларын алкышларга язсын. Кадыйр Гомәров. Автор фотолары.

Әлеге чарадан фоторепортаж белән сайтның "Фотогалерея" бүлегендә танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Юбилейлар

2
X