Чирмешән районында белем сыйфатыннан канәгать булмаучылар байтак
Үзәк массакүләм мәгълүмат чараларыннан белүебезчә, әле соңгы атналарда гына тагын ике республика башлыгы ришвәтчелектә гаепләнеп кулга алынды. Утсыз төтен чыкмас диләр, бу төр җинаятькә каршы торырга тиешле түрәләрнең шушы юлга басуы гаҗәп хәл, әлбәттә. Мескеннәр түгел, барлыкта яшиләр, югыйсә. Әле ул да булмады, безнең республикада Кече һәм урта эшмәкәрлек ассоцияциясе...
Үзәк массакүләм мәгълүмат чараларыннан белүебезчә, әле соңгы атналарда гына тагын ике республика башлыгы ришвәтчелектә гаепләнеп кулга алынды. Утсыз төтен чыкмас диләр, бу төр җинаятькә каршы торырга тиешле түрәләрнең шушы юлга басуы гаҗәп хәл, әлбәттә. Мескеннәр түгел, барлыкта яшиләр, югыйсә. Әле ул да булмады, безнең республикада Кече һәм урта эшмәкәрлек ассоцияциясе президентының, урлауда гаепләнеп, тоткарлануы хакында ишеттек.
Республика социаль-мониторинг комитетының 2016 ел нәтиҗәләре буенча коррупциягә кагылышлы мониторинг - күзәтү нәтиҗәләре мәгълүм. Хәзер бит ришвәтчелек фактлары буенча "Халык контроле"нә дә интернет аша язып хәбәр салырга мөмкин. Узган елда андый мөрәҗәгатьләрнең иң күбе Казаннан булган. "Алдынгылар" арасында безнең күршеләр - Әлмәт, Лениногорск районнары да бар, бу яктан без - урталыкта. "Халык контроле"нә иң беренче чиратта торак-коммуналь хуҗалык хезмәте, сәламәтлек саклау, мәгариф тармагындагы ришвәтчелек уңаеннан мөрәҗәгатьләр күп. Безнең районнан да шундый ике мөрәҗәгать булган, тик модерация кагыйдәләренә туры килмәгәнлетән, алар җәмәгатьчелеккә чыгарылмаган.
Социологик сораштыру нәтиҗәләре буенча, ни гаҗәп, безнең райондашлар арасында мәктәпкәчә яшьтәге белем бирүнең сыйфатыннан канәгать булмаучылар күп икән, районыбыз бу яктан хәтта зур шәһәрләр арасында. Ризасызлыкның еш күрсәтелүче сәбәбе - балалар бакчаларына түләү бәясенең кыйммәт булуы һәм өстәмә акча җыюлар икән, 23 муниципаль районда респондентларның 65,4 проценты шулай җавап биргән.
Мониторинг соңгы биш елда республикада сәламәтлек саклау хезмәтеннән канәгать кешеләрнең арта төшүен күрсәтә. Шул ук вакытта сорашуда катнашучыларның 45,9 проценты табибларга, медицина хезмәткәрләренә ришвәт алучы һөнәрләр рейтингында "мактаулы" икенче урын биргән. Безнең районда да медицина хезмәтеннән канәгать булмаучылар өлеше шактый икән (респондентларның 20 проценттан күбрәге).
Соңгы елларда районда су белән тәэмин итүдә, чүп җыю, аны чыгаруда аерым зур проблемалар юк бугай үзе, шулай да торак-коммуналь хуҗалык хезмәтеннән риза булмаганнар шактый икән. Димәк, бу юнәлештә дә хәл итәсе мәсьәләләр юк дип әйтергә иртәрәк.
Безнең районда коррупцион юнәлештәге җинаятьләрне ачу буенча, 2015 ел белән чагыштырганда, үсеш күзәтелүен язалар мониторинг белгечләре. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада коррупцион характердагы җинаятьләре өчен 89 муниципаль хакимият һәм учреждение хезмәткәре җинаять җаваплылыгына тартылган. Аларның 49ы - авыл җирлекләре Советы башкарма комитетлары җитәкчеләре, 17се - мәгариф хезмәткәре, 9ы - муниципаль учреждение җитәкчесе, 8е - муниципаль районнарның башкарма комитетлары хезмәткәрләре, 3се - муниципаль предприятие җитәкчесе, 2 се - мәдәният учреждениесе хезмәткәре, берсе - администрация җитәкчесе. Безнең районда муниципаль вазифа башкаручы бер хезмәткәр җинаять җаваплылыгына тартылган.
Коррупция факты белән 2015-2016 елларда безнең районнан вазифаи затлардан зарланып, республика Президенты аппаратына мөрәҗәгать итүләр юк. Мониторинг белгечләре язуынча, республиканың Хисап палатасы тарафыннан безнең районда бюджет өлкәсендә закон бозулар теркәлмәгән.
Белгеч сүзе.
Чирмешән муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рәсим Шәрифуллин:
-Район үзәгендәге район Советы бинасында, күпфункцияле үзәктә һәм район үзәк больницасында коррупцион характердагы хәбәрләр салу өчен "Ышаныч тартмалары" урнаштырылган. Тик алар, куелганнан бирле, "дәшми". Бары быелның беренче кварталында сәламәтлек саклау системасына кагылышлы бер аноним зар булды. Районда "Ышаныч телефоны" да (2-58-42) эшли. Ришвәтчелеккә кагылышлы фактлар хакында район прокуратурасына, полиция бүлекчәсенә хәбәр итәргә мөмкин. Интернет аша "Халык контроле"нә язылганнар да игътибарсыз калмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев