Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Медиклар организмның сусызлануын булдырмас өчен сыеклыкны күп эчәргә киңәш итәләр

Һава торышын үзеңә ошаганча гына көйләп булмый, билгеле. Ләкин эссе көннәрдә сәламәтлек өчен уңайлы, ә иң мәһиме, куркынычсыз халәт булдыруның шактый гына ысуллары бар. Медиклар организмның сусызлануын булдырмас өчен сыеклыкны күп эчәргә киңәш итәләр. Ләкин монда да чаманы онытырга ярамый - тәүлеккә 2 литр җитә. Сыеклыкның "дөрес" булуы бик мөһим...

Һава торышын үзеңә ошаганча гына көйләп булмый, билгеле. Ләкин эссе көннәрдә сәламәтлек өчен уңайлы, ә иң мәһиме, куркынычсыз халәт булдыруның шактый гына ысуллары бар.


Медиклар организмның сусызлануын булдырмас өчен сыеклыкны күп эчәргә киңәш итәләр. Ләкин монда да чаманы онытырга ярамый - тәүлеккә 2 литр җитә. Сыеклыкның "дөрес" булуы бик мөһим - кофеинлы эчемлекләр эчү йөрәккә өстәмә нагрузка ясый. Иң яхшысы - минираль су, ул сусауны да баса, су-тоз балансын да нормада тота. Суның күп өлешен иртән һәм кичен эчү яхшы, бу вакытларда организмның сыеклыкны сыеклыкны тукымаларда җыеп калу мөмкинлеге була.

Менюга да үзгәрешләр кертү таләп ителә. Авыр ашамлыклар - ит һәм ит эшләнмәләре, кондитер әйберләре, гөмбә ише азыклардан баш тарту хәерле. Күбрәк сусыл яшелчә һәм җиләк-җимешләр: помидор, кыяр, карбыз кулланырга кирәк. Кайнар ашлар урынына салкын окрошка, чөгендерле аш ашау яхшырак. Кечкенә порцияләр белән тукланырга, артыгын ашамаска тырышырга.

Су процедураларыннан көн саен салкынча душ яки юеш сөлге белән сөртенү тәкъдим ителә. Антисептик үләннәр (ромашка, канлы үлән, эт тигәнәге) белән ванна керү тирене дезинфекцияли. Ачык сулыкларда коену да начар түгел, тик моны көннең үзәгендә эшләргә ярамый, эссе сугуы бар.

Эссе көннәрдә иркен, ачык төстәге, натураль тукымалардан (киҗе-мамык, җитен) тегелгән кием кию яхшы, тән яхшы сулый һәм кояшта артык кызмый. Билгеле, баш киеме булу да мәҗбүри.

Көннең иң эссе вакытында 11дән 15 сәгатькә кадәр урамга чыкмау яхшы, чөнки бу кояшның иң "агрессив" чагы. Ә инде чыккан очракта мөмкин булганча, күләгәдә торырга кирәк.

Һава температурасы бик югары булганда озак вакыт йөрүдән, физик күнегүләрдән, бакчада эшләүдән тыелып тору яхшы.

Зилә Минеголова,

медицина профилактикасы буенча врач.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined врач киңәше