Коррупциягә каршы көрәшне үзеңнән башларга кирәк
-Соңгы елларда республика халкы коррупция күренешләре белән сирәгрәк очраша башлады, - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коррупциягә каршы тору буенча комиссиянең видеоконференция режимында үткән утырышында. -Ләкин бу тынычлынып калырга хокук бирми. Республикада коррупциягә каршы чараларны тормышка ашыру буенча шактый тәҗрибә тупланган һәм ул башка төбәкләрдә дә куллану өчен тәкъдим ителгән....
-Соңгы елларда республика халкы коррупция күренешләре белән сирәгрәк очраша башлады, - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коррупциягә каршы тору буенча комиссиянең видеоконференция режимында үткән утырышында. -Ләкин бу тынычлынып калырга хокук бирми.
Республикада коррупциягә каршы чараларны тормышка ашыру буенча шактый тәҗрибә тупланган һәм ул башка төбәкләрдә дә куллану өчен тәкъдим ителгән.
Хокук саклау органнары коррупциячел хәвеф-хәтәрләрне кисәтү буенча күп эш башкаралар. Шул ук вакытта юридик яктан тәрбияләү һәм белем бирүдән алып дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре законлы булуны тикшерүгә кадәр барлык юнәлешләр буенча да эшчәнлекне активлаштырырга кирәк.
Татарстан Президентының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча Идарәсе начальнигы Марс Бәдретдинов коррупциячел күренешләр иң еш очраган сфераларны атап узды. Җир һәм монополиягә каршы законнарда, төзелештә һәм ремонт-төзекләндерү эшләрендә тәртип бозулар күп. Җирләрне һәм урман участокларын рөхсәтсез үзләштерү, төзелеш эшләре күләмен һәм төзү материалларының бәясен арттырып күрсәтү очраклары бар. Былтыр республикада күп кенә җитәкчеләр ришвәт алганда тотылды, ләкин моннан барысы да тиешле нәтиҗә ясамый.
Сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсендәге, торак-коммуналь хуҗалыкта, социаль яклау, хезмәт һәм мәшгульлек сферасындагы ришвәтчелеккә каршы көрәшү көнүзәк мәсьәлә булып тора.
-Коррупциягә каршы көрәштә җитәкчеләргә үзләреннән башларга кирәк, - диде Татарстан Президенты. -Дәүләт һәм муниципаль органнарның бюджет средстволарын файдаланудагы эшчәнлеге ачык булырга тиеш, коррупциягә каршы закон таләпләренең тулы күләмендә үтәлүенә ирешергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев