Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Контейнер кирпеч өчен түгел

Совет урамындагы ике катлы йортның берсендә яшәүче чирмешәнле чүп контейнерларына кирпеч, раствор калдыклары тутырып куйган. Машина күтәрә алмагач, коммуналчылар савытны кире бушатырга мәҗбүр була. Язгы якта күпләребез сарай, абзарларда "генераль җыештыру" үткәрә. "Ашарга сорамый бит, берәр нәрсәгә ярар әле" дип "кара көнгә" калдырылган иске өс, аяк киеме, тимер-томыр янә "ревизия"...

Совет урамындагы ике катлы йортның берсендә яшәүче чирмешәнле чүп контейнерларына кирпеч, раствор калдыклары тутырып куйган. Машина күтәрә алмагач, коммуналчылар савытны кире бушатырга мәҗбүр була.


Язгы якта күпләребез сарай, абзарларда "генераль җыештыру" үткәрә. "Ашарга сорамый бит, берәр нәрсәгә ярар әле" дип "кара көнгә" калдырылган иске өс, аяк киеме, тимер-томыр янә "ревизия" үтә. Төзелешләр дә язын башлана. Чүп җыючы коммуналчыларга шул көннәрдә эш нык арта. Әйтик, бу арада машиналар полигонга көненә унлап рейс ясый (кышын - 3). Җитәкчеләре әйтүенчә, алар көне буе шул юлда.
-Чистарыну, әлбәттә, бик кирәкле эш. Тик авылдашларыбыз контейнерларга ниләр генә салмый - тирескә кадәр чыгаручылар бар, төзелеш материалларын әйтмим дә инде,- ди "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте генераль директоры Рәфыйк Хәйдаров.- Югыйсә, андый чүп-чар өчен заявка буенча арба да куябыз. Реклама дип кабул итмәгез, бәясе 300 сум гына бит. Арбаны берничә күрше белән кушылып куйдырсаң - тагын да арзанрак.
Каты көнкүреш калдыклары полигонына китерелгән чүпне өлгерә алган кадәр сортировкалап баралар. Әмма монда тагын бер проблема - сортларга аерып куелган 80 тонна шешә, банка ише пыяла савытлар, 30-40 тонна чүпрәк-чапрак шул килеш ята. Икенчел чималны кирәксенүчеләр юк, коммуналчылар шуңа да аптырый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан