Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Керкәлеләр бакчага чыкса, суган чәчәр вакыт җиткән дигән сүз

Көннәр бераз җылыту белән, Керкәле һәм Югары Кәминкә авыллары халкы дәррәү суган орлыгын җилдә өрдерергә кереште, аларга карап, башка авылларда да орлык хәстәрлиләр. -Кыш буе коры, җылы урында - сәндерәдә капчыкларда сакланган суган орлыгын без дә чистартып куйдык, - ди Югары Кәминкәдә яшәүче Рабига Фатыхова.- Бакчалар өлгергән дип була, чәчә...

Көннәр бераз җылыту белән, Керкәле һәм Югары Кәминкә авыллары халкы дәррәү суган орлыгын җилдә өрдерергә кереште, аларга карап, башка авылларда да орлык хәстәрлиләр.

-Кыш буе коры, җылы урында - сәндерәдә капчыкларда сакланган суган орлыгын без дә чистартып куйдык, - ди Югары Кәминкәдә яшәүче Рабига Фатыхова.- Бакчалар өлгергән дип була, чәчә башласаң да ярый. Без аны элегрәк бөтенләй әле сазга чәчә идек. Аннан соң бит туфрак кибеп китә. Корыга калса, яхшы уңышка өмет юк. Бакчаларны көздән сөрдереп калдырабыз, шуңа хәзер язын тырмалап, түтәлләр ясап кына чәчәбез. Кайберәүләр, салкынайтса, кар явып китсә, "дудкага" китә диләр. Бу дөрес түгел, орлык суганын ничек саклаганга карый ул. Салкын урында сакласагыз гына шулай була. Ә чәчкән суган өстенә кар яуса, яхшы гына, димәк, дым була. Без бит суганны су сибеп үстермибез. Җәй дәвамында бер - ике тапкыр чүп үләннәреннән арындырасың да, бөтен тәрбия шул.
Соңгы елларда суганны урнаштыру проблемага әверелде, бәясе дә арзан. Шуңа да күпчелек эре суган түгел, ә орлык үстереп сатуны отышлырак, диләр. Әмма вак суганның да бәясе күпме буласын берәү дә алдан әйтә алмый. 25-30 сум булган еллар да бар, ә быел 130-150 сум, диләр.
-Былтыр безнең суганнар бик уңды, - дип дәвам итте сүзен бакчачы.- Сигез центнердан артык эре суганны йорттан ук килеп алдылар, орлык суганы да күп булды, 15 стакан кара орлык сипкән идем, аны да сораучылар бар. Берәү 35 килограмм сорады. Даими алучыларым да бар. Чирмешән суганы яхшы була дип, шәһәрләрдән сорап җибәрәләр. Дөрес, бүген суган үстереп зур акчалар эшли аласың. Ләкин аны да эшләмәсәң, бөтенләй дә булмый. Ә акчасы ярап куя, кулга "тере" акча керә бит.
-Шулай да, Рабига, бакчага чыгып, суган чәчәр вакыт җиткәнен каян чамалыйсыз?- дим аңа.
-Керкәле авылында Фәһирә апа Ибрагимова яши. Менә шул Фәһирә апа бакчага чыккан дигән сүз таралса, димәк вакыт, - дип җавап кайтарды үзе дә тәҗрибәле суганчы.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Кәминкә Чирмешән суганы суган орлыгы