Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Керкәледә акча эшләүнең җаен беләләр

Югары Кәминкә һәм Керкәле халкы элек-электән оста суган үстерүче буларак танылды. Һәр йортта диярлек бакча тутырып суган үстерәләр иде. Ул вакытта бу яшелчәне урнаштыруның проблемасы да булмаган. Соңгы елларда суганны сатып алу бәясе нык төшкәч, халык бу эшне акрынлап ташлады. Югары Кәминкә авыл җирлегендә үткән халык җыенында да бу хакта...

Югары Кәминкә һәм Керкәле халкы элек-электән оста суган үстерүче буларак танылды. Һәр йортта диярлек бакча тутырып суган үстерәләр иде. Ул вакытта бу яшелчәне урнаштыруның проблемасы да булмаган. Соңгы елларда суганны сатып алу бәясе нык төшкәч, халык бу эшне акрынлап ташлады.


Югары Кәминкә авыл җирлегендә үткән халык җыенында да бу хакта сүз кузгаттылар. Үстергән яшелчәне урнаштырырга ярдәм булса, Югары Кәминкә һәм Керкәле авылларында бу шөгыльне кабат башларга теләүчеләр юк түгел.

Бу авыл җирлегендә мал симертү белән шөгыльләнүчеләр дә байтак. Мингали Сафиуллин, Фәнис Җиһаншин, Рәҗәп Мәслаховларның абзарлары буш тормый, ел әйләнәсе 8-12 баш мал симертәләр, суганчылар кебек, терлекчеләрне дә җитештерелгән продукцияне сату проблемасы борчый.

-Соңгы вакытта итчеләргә бераз ярдәм итә башладык, Лениногорский шәһәрендә ит урнаштыру өчен бер нокта таптык,- ди Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗев. - Атнага 1-2 баш малның итен шунда илтергә булышабыз.

Гәбдерәхим Әхмәтвәлиев безнең район өчен ятрак тармак буенча эш башларга җыена. Ул өй шартларында казылык ясый башлаган. Әлеге эшне киңкырлырак итү өчен инде җиһазлар кайгырта.

Бу авыл җирлегендә умартачылар да аз түгел. Шәүкәт Хәйруллин, Имаметдин Сәлахов, Рәхмәтулла Шәрифуллин, Фаик Кашапов, Мирсәяф Кәбиров, Зәйнәгетдин Җаббаров, Хәмит Моксиновлар 10ар оя һәм аннан да күбрәк умарта тоталар.

Керкәледән Сирень Мисбахов 2012 елда 30,5 гектар пай җирен үзенә теркәп, күпьеллык үлән үстергән. Хуҗалыгында маллар да күп. Үткән ел Ринат Фәйзетдинов та шул кадәр үк пай җирен теркәгән. Монда күпьеллык үлән, бөртек үстереп хуҗалыгында терлек санын арттырырга ниятли. Күп сөт бирүче сыерлар алып сөт сату нияте дә юк түгел бу уңган егетләрнең.

Кадыйр Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Верхняя Каменка