Чирмешән лицеенда салкын
Лицейда инде берничә көн рәттән дәресләрне кыскарталар. Сәбәбе - кабинетларда салкын.
Әлеге мәсьәлә уңаеннан, ата-аналар соравы буенча, без лицей директоры Марат Могыйзовка мөрәҗәгать иттек.
-Әйе, урамда һава температурасы түбән торгач, кабинетлар суынды,- ди Марат Әмир улы. -Кайбер кабинетларда температура 16 градуска кадәр төште. Без коммуналь хуҗалыкка да шалтыраттык, лицейга җылы...