Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кармыш мәктәбенең яшь автоинспекторлары Яр Чаллыга барачак

"Куркынычсыз тәгәрмәч" республика бәйгесенең район этабында быел да Кармыш мәктәбе укучылары җиңүче булды. Май ахырында алар Яр Чаллы шәһәрендә узачак финал турында район данын яклаячак. Велосипедта йөрү генә дияргә түгел, бу бәйге төрле яктан осталыкны сыный. Фигуралы йөрүдә саклык һәм төгәллек соралса, бәйгенең башка станцияләрендә юл йөрү кагыйдәләрен теориядә белүне...

"Куркынычсыз тәгәрмәч" республика бәйгесенең район этабында быел да Кармыш мәктәбе укучылары җиңүче булды. Май ахырында алар Яр Чаллы шәһәрендә узачак финал турында район данын яклаячак.


Велосипедта йөрү генә дияргә түгел, бу бәйге төрле яктан осталыкны сыный. Фигуралы йөрүдә саклык һәм төгәллек соралса, бәйгенең башка станцияләрендә юл йөрү кагыйдәләрен теориядә белүне һәм авто-шәһәрчектә аны практикада куллануны тикшерделәр. Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары медицина өлкәсендә дә белемнәрен күрсәттеләр, беренче ярдәм күрсәтү буенча билеттагы сорауларга җавап бирделәр.

-Малайлар һәм кызларның елдан-ел яхшырак әзерләнүен күрәбез. Аларның юл йөрү кагыйдәләрен белүе, аны практикада кулланулары да куанычлы, - ди ЮХИДИ инспекторы Рәмис Шәкуров. - Монда укытучыларның тырышлыгын да билгеләп үтәргә кирәк, әнә Кармыш мәктәбе укучылары инде икенче ел беренчелекне бирмиләр, моңа кадәр дә җиңгәннәре булды.

2015 елда җиңүче булган Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты яшь инспекторлары быел икенче урында, Утыз Имән мәктәбе укучылары - өченче.

Республика турында катнашкан мәктәпләрнең тәҗрибәләре зуррак, медицина станциясендә "имтихан алган" Ирина Егорова кадетлар, Бәркәтә мәктәбе һәм лицей укучыларының яхшы җавап бирүләрен билгеләп үтте.

-Без бу бәйгегә ныклап әзерләндек, гомумән алганда, биремнәр бик авыр түгел, шулай да фигуралы йөрү төгәллек сорый, көндәшләр дә көчле, - ди Күтәмә мәктәбенең 5 класс укучысы Дарья Логинкина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined