Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кара Чишмәдә яшәүче Шәйхетдиновларда көн дә бәйрәм кебек

Алар бөтен эшне бергәләп башкара. Бүген дә өй тирәләрен җыйнау матурлыйлар. Шәйхетдиновларда, гомумән, шөгыльсез тормыйлар кебек. Мондагы идеаль дип әйтерлек чисталык, пөхтәлек тә шуны дәлилли. Алты кешелек гаилә - Кара Чишмәдә иң үрнәкләрнең берсе. Инде 43 ел бергә гомер итүче Җәүдәт абый һәм Каинә апа уллары Марсель, киленнәре Алсу, оныклары...

Алар бөтен эшне бергәләп башкара. Бүген дә өй тирәләрен җыйнау матурлыйлар. Шәйхетдиновларда, гомумән, шөгыльсез тормыйлар кебек. Мондагы идеаль дип әйтерлек чисталык, пөхтәлек тә шуны дәлилли.


Алты кешелек гаилә - Кара Чишмәдә иң үрнәкләрнең берсе. Инде 43 ел бергә гомер итүче Җәүдәт абый һәм Каинә апа уллары Марсель, киленнәре Алсу, оныклары Гүзәл һәм Гөлназ белән гел уртак телле. Каинә апа "режессер" ролендә, барын да рәткә салып тора. Сүзгә оста, үткен, уңган кеше. "Тормыштан зарланмыйбыз, Лашманнан алып кайткан киленебез - укытучы Алсу белән 17 ел тату яшибез, - ди Каинә апа. -Мин үзем туганнарымны да бик яратам, безнең өйдән кунак өзелми. Шөкер, авылда торучы әнием дә исән-сау.

Шәйхетдиновлар әле бу көннәрдә генә ишегалларына брусчаткадан тротуар ясаганнар. Болай да иткәч, зур, матур, чәчәкләр арасында утыручы мәһабәт йортлары тагын да көязләнеп, яктырып киткән.

Алар тана, 35 үрдәк, 15 каз, 15 бройлер асрыйлар. Мал, кош-корт барлыгын сизмисең дә, чөнки монда тузан бөртеге дә күрмисең. Аларда кием-салым, итек-галош, кирәк-ярак кайда сакланадыр?!.

Шәйхетдиновларны суган дигән "зәхмәт"тә таныта. Быел яз 52 мең сумлык орлык суганы сатканнар, аны күмәртәләп урнаштырганнар. Быелгы уңышлары да мактанырлык, 300ләп бәйләм, калибрлаган сыман зурлыктагы вак суганны кибәргә элгәннәр. Димәк, киләсе язда Кара Чишмә суганы тагын байтак участокка таралыр. Башкаларда ничектер, аларда бәрәңге дә уңып үсә. Җитәрлек печән үстерәләр.

...Әле сәгать тугыз да тулмаган, Алсу "өмәчеләргә" бәрәңгеле-итле тәмле пирог пешереп өлгерткән. Кунак өстәле сыман табын әзерләп куйганнар.

-Бездә көн дә шулай, - дип елмая пенсионерка Каинә апа. -Киленнәрем, ирем дә, улларым, оныкларым барысы да, Алаһыга шөкер, бик әйбәтләр.

...Гел бер генә төсле булмасын диптер, Марсель капкаларын бу юлы күбрәк сарыга буяп куйды.

Алар чәчәкләрнең дә әллә ниндиләрен үстерә, алар - хыялый, оптимист, үзенчәлекле кешеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Шәйхетдинова