Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Кади”ны узып булмый

"Кади"да бөртекле-кузаклыларның 40 процент өлешеннән, 1200 гектардан уңышны суктырып та алдылар. Бу җәмгыятьтә арыштан, гектардан уртача - 31, ә уҗым бодаеннан 30 центнер уңыш җыйдылар. Инде арпа суктыралар, аның гектар көче 12 центнер. Иске Кади янәшәсендәге Пожарка артындагы арпа басуында бик ашыкмыйча, кыска гына үскән сабакларны камылына кадәр оста, кыска...

"Кади"да бөртекле-кузаклыларның 40 процент өлешеннән, 1200 гектардан уңышны суктырып та алдылар.

Бу җәмгыятьтә арыштан, гектардан уртача - 31, ә уҗым бодаеннан 30 центнер уңыш җыйдылар. Инде арпа суктыралар, аның гектар көче 12 центнер.
Иске Кади янәшәсендәге Пожарка артындагы арпа басуында бик ашыкмыйча, кыска гына үскән сабакларны камылына кадәр оста, кыска кистереп баручы комбайннарның көйле эшләвен карап торуы да кызык. Төштән соң мондагы җиде комбайн да Котыш янындагы арпа басуына күчәчәк.
- Бу культура өчен ел килмәде шул,- ди "Кади"ның баш агрономы Илхат Яруллин. - Алай да Тукай поселогы каршындагы, язын иң беренче чәчелгән участокта ул гектардан уртача 20 центнер уңыш бирде. Гомумән, иртә чәчү белән гел отасың.
Җәмгыятьтә көзге культураларны киләсе атнада ук чәчә башламакчылар. Моңа кирәк мәйданнарның төп өлеше - 700 гектары әзер дә икән. Орлыкларны агулап кына кулланачаклар. Дөрес, әлегә ашлама юк.
"Кади" кырларының чисталыгы әллә кайдан күренеп тора. Сәбәбен күргәннәр: бөртеклеләрнең барысын да гербицидлар белән эшкәрткәннәр. Көздән чәчелгән арыш һәм уҗым бодаен көздән яхшы сыйлаганнар. Яңа Кадида, гараж артындагы "чабуда" уҗым бодае гектарыннан 35әр центнер уңыш биргән.
...Төш вакыты да җиткән икән. Бер кырда җыйнаулашып эшләүче ике дистәләп механизатор, шофер, тәмле, кайнар аш ашап ныгыгач, кабат үз техникаларына юнәлделәр.
- Озак сөйләшеп вакыт уздыра торган чак түгел,- ди тәҗрибәле комбайнчы, инде ун ел бер үк "Дон" йөртүче Рәмил Гыймранов. - Көн дә диярлек яңгыр ява.
Комбайнчылар ярышында "Дон"чылардан, әлегә Рәкыйп Мөктәсимов алда. Ул 3100 центнер бөртек суктырган. Иван Семаевның күрсәткече - 2100, Николай Куркинныкы - 1800, Рәмил Гыймрановныкы - 1600 центнер, "Нива"ларда студент, булачак инженер Рәмил Мотыйгуллин һәм Иван Алексеев өлгерләр, икесе дә 1400әр центнер арыш, бодай, арпа җыйганнар.
Машина йөртүчеләргә дә эш тыгыз. Рәфис Локманов һәм Александр Свежухин - КамАЗларда, Әнәс Ябинов тракторда иген басулары белән ындыр табагы арасын тиз узалар. Солыга төшкәч, аларга тагын да кызу эшләргә туры килер, бу культурадан да яхшы уңыш көтелә.
Соңгы көннәрдә нык яуган яңгырларга биредә сөенәләр генә, дым чөгендернең төбенә кадәр төште. Ә уракны үз көчләре белән, август урталарына төгәлләячәкләр дә. "Кади"да эшне башкалардан иртә башлап, иртә төгәллиләр дә.
"Чирмешән АГРО" да уҗым культуралары участокларында эшне озакка сузмады.
Тулаем, район буенча, 4966 гектарда (тиешленең 40 проценты) комбайннар узган.
"Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыяте бүлекчәләрендә урак темпын нык тизләтәсе бар, аларда кайбер комбайннар кырга чыкты гына.
"Күтәмә АГРОфирмасы"нда уҗым бодае гектардан уртача 35 центнер уңыш бирде.
Быел районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 41 мең 370 гектардан бөртекле-кузаклылар уңышын җыярга кирәк.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авыл хуҗалыгы