Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иске Элмәле укучылары яхшы укып, медальле булдылар

Матур традиция буенча, узган шимбә көнне барлык мәктәпләрнең чыгарылыш класс укучылары район үзәгенә җыелды, алар өчен бал узды. Яшьләр мәйданчыгына 14 урта мәктәпне тәмамлаучы 156 укучы, укытучылар һәм әти -әниләр килгән иде. Быел да иң зур чыгарылыш Чирмешән лицеенда, монда 11 классны 37 бала тәмамлый, Лашман мәктәбен - 20, 1нче...

Матур традиция буенча, узган шимбә көнне барлык мәктәпләрнең чыгарылыш класс укучылары район үзәгенә җыелды, алар өчен бал узды.

Яшьләр мәйданчыгына 14 урта мәктәпне тәмамлаучы 156 укучы, укытучылар һәм әти -әниләр килгән иде. Быел да иң зур чыгарылыш Чирмешән лицеенда, монда 11 классны 37 бала тәмамлый, Лашман мәктәбен - 20, 1нче Чирмешән мәктәбен - 16, Ульяновка мәктәбен 15 укучы бетерә.Күтәмә һәм Бәркәтә мәктәпләренең 11 классында - 11әр, Иске Кади, Иске Элмәле, кадет мәктәп - интернатында 8әр укучы белем алган. 2нче Чирмешән һәм Ивашкино мәктәпләреннән алтышар укучы килгән, Әккәрәйдә - 5, Яңа Элмәледә 4 укучы мәктәп белән хушлашкан. Иң кечкенә 11 класс, нибары бер укучы, Иске Үтәмеш мәктәбендә.
Кызлар - егетләрне әлеге кичәдә котлап, район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина иң белемлеләргә, мәктәпне тәмамлаучы сигез укучыга: Иске Кадидан Илназ Камаловка, Яңа Элмәледән Алена Мельниковага, 1нче Чирмешән мәктәбе укучысы Динара Гыйбадуллинага, Ульяновкадан Владимир Рыбкинга һәм Максим Тимирясовка, Иске Элмәледән Мария Захаровага, Юлия Макаровага, Алена Мироновага "Укудагы аерым уңышлары өчен" исемле Россия медальләрен тапшырды.
-Минем өчен бүген дулкынландыргыч та һәм шул ук вакытта бик шатлыклы да көн, - ди Мария Захарова.- Имтиханнарымны яхшы билгеләргә тапшыруыма сөенәм. Сайлап алган һөнәрем буенча укырга керермен дип ышанам.
-Безгә төпле белем биргән укучыларыбызга рәхмәт, - дип кушылды классташы сүзләренә Алена Миронова. - Шундый бәйрәм оештыручыларга, яхшы кәеф бүләк итүчеләргә дә без бик рәхмәтле.
Район мәгариф бүлеге начальнигы Хәммәткамил Хәкимов та кичәге укучыларга үз теләкләрен ирештерде һәм бердәм дәүләт имтиханнарында рус теленнән 90 һәм күбрәк бал җыючыларга мәгариф бүлегенең грамоталарын тапшырды. Чирмешән лицееннан Энҗе Сибгатуллина, Светлана Селиванова, Арина Севастьянова, Гөлия Шәрифуллина, 1нче Чирмешән мәктәбеннән Динара Гыйбадуллина, Күтәмә мәктәбеннән Камил Исмагыйлев, Ивашкино мәктәбеннән Мария Андреева аеруча зур күрсәткечләргә ирешкәннәр.
Бүгенге кичәдә фән олимпиадалары җиңүчеләренә, иң актив спортчыларга, мәдәни чараларда актив кактнашучыларга да истәлек бүләкләре тапшырдылар. Әйтик, Лагеркадан Денис Журавлев, Утыз Имәннән Рания Минһаҗева, Чирмешәннән Арина Севастьянова "Йолдызлык" фестиваленда, район сәхнәсендә дә еш чыгыш ясадылар. Бүген алар да бүләкләнүчеләр арасында.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы укучылар чыгырылыш кичәсе