Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иртә чәчкән ота шул

Ивашкинода, "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгында, арышның гектарыннан утыз центнер чамасы уңыш җыялар. Иң беренче, зират артында чәчелгән 170 гектарлы участок башакларында бөртек күп, коры, салам да яхшы. -Кичә "Нива"да 380 центнер бөртек суктырдым, - ди тәҗрибәле комбайнчы Василий Никифоров. - Һава торышы да, уңыш та яхшы, бункер тиз тула. Василий...

Ивашкинода, "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгында, арышның гектарыннан утыз центнер чамасы уңыш җыялар.


Иң беренче, зират артында чәчелгән 170 гектарлы участок башакларында бөртек күп, коры, салам да яхшы.

-Кичә "Нива"да 380 центнер бөртек суктырдым, - ди тәҗрибәле комбайнчы Василий Никифоров. - Һава торышы да, уңыш та яхшы, бункер тиз тула.

Василий белән озак сөйләшеп тормадык, берничә сүз алмашкач, ул ашыга-ашыга комбайнына юнәлде. Көн дә карап, чистартып, майлап торган, инде алты еллык комбайны гел хәрәкәттә.

-Егетләрнең барысы да шундый, эш өчен янып торалар, - ди җитәкчеләре Николай Серендеев. - Бездә, электәге кебек, иртәнге сәгать алтыда ук эш башлана, үзем сәгать биштә аяк өстендә. Паркта озак юанмыйбыз, һәркем, нәрәт алып, үз участогына китә.

... Дүрт комбайн арыш участогын "утка кертәләр". Чүп юк, бөртекнең дымлылыгы да нормада, хет бүген үк складка сал. Шулай итәләр дә, чистартып, тиешле урынга урнаштыралар. Монда, кирәк булса, киптерү агрегаты да бар.

Комбайннарның кабина башындагы утлары-мигалкалары тиз кабына. Бункерларны күбрәк зур, тимер арбалы тракторлар белән ташыйлар.

-Монда иртә чәчеп оттык, җирне яхшы эшкәрткәч, гербицид кулланмадык та , - ди Николай Ильич. - Сабан бодае участоклары да өметле күренә. Беренче чәчкәннәре дым бар чакта ныгып, коры җирдә дә тернәкләнде, соңраклары гына биреште. Җирне ике кат ук культиватор белән эшкәртү, тиз чәчү үзен аклады, чүп үләннәре шуңа азынмады дип саныйм. Орлык та начар түгел бездә.

Бу көннәрдә фермерлар арыш саламын эскертләп, җир дә эшкәртә башлыйлар.Уҗым бодаен егып алалар. Аннары арпа җыярга да була. Хәзер төп көч уракка һәм көзге чәчүгә туплана. Быел арыш һәм уҗым бодае 300 гектар чамасы, ягъни былтыргыдан күбрәк мәйдан биләячәк. 245 гектарлап чиста пар җире әзер дә. Орлык, ягулык, техника очны-очка ялгарга җитә. Кырда эшләүчеләргә көнгә ике тапкыр аш әзерлиләр. Халыкның кәефе йөзләрендә үк чагыла: якын көннәрдә июль ае өчен хак түләячәкләр. Акча көтеп торасың килмәсә, хет кайчан бөртек алып була.

Утызлап кешене эшле итүче Николай Серендеев фермер хуҗалыгы быел да яхшы уңыш үстергән. Аныкы кебек участоклар янәшәдәге Күтәмәдә генәдер.

-Һава торышын гаепләмим, мин булганына шөкер итәм, - ди хуҗа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined