Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Ильхан” – Чирмешән районында иң күп сөт сатучы җәмгыять

Республикада тәүлегенә 150-200 тонналап сөт сатучы Кукмара, Арча, Әтнә, Мамадыш, Балтач районнары янәшәсендә терлекчелектә безнең күрсәткечләр һич тә мактанырлык түгел. Чирмешәннең күмәк хуҗалыклары, фермерлар бу көннәрдә 19 тоннага якын, ягъни былтыргы чама сөт сата. Бүген район хуҗалыкларында 1684 баш савым сыеры бар. Бу мал иң күбе "ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ" җәмгыятендә (Түбән Кәминкә,...

Республикада тәүлегенә 150-200 тонналап сөт сатучы Кукмара, Арча, Әтнә, Мамадыш, Балтач районнары янәшәсендә терлекчелектә безнең күрсәткечләр һич тә мактанырлык түгел. Чирмешәннең күмәк хуҗалыклары, фермерлар бу көннәрдә 19 тоннага якын, ягъни былтыргы чама сөт сата.


Бүген район хуҗалыкларында 1684 баш савым сыеры бар. Бу мал иң күбе "ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ" җәмгыятендә (Түбән Кәминкә, Югары Кармалка бүлекчәләрендә) - 300 баш асрала. "Сөлчә"дә - 250, "ҮтәмешАГРО"да - 200, Иске Кадидагы "Камалов И.Р." крестьян-фермер хуҗалыгында - 161, Югары Кәминкәдәге "Ильхан" җәмгыятендә 146 баш сыер исәпләнә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән белешүебезчә, иң күп сөтне "Ильхан" җәмгыяте сата - 2772 килограмм (бер сыердан көненә уртача 20,7 килограмм). "Сөлчә" - 2295 (бер сыердан - 10,8), "ЧИРМЕШӘАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ" - 1351 килограмм. Ә менә үләннәргә абынырлык азыклы июль аенда Лагеркадагы "Моляков В.А." крестьян-фермер хуҗалыгында бер сыердан көнгә уртача нибары 5,5 килограмм, "Әхтәмов Р.Б." КФХсында - 5,8 "ҮТӘМЕШАГРО"да - 6,4, Ивашкинлодагы "Макаров Г.Д." крестьян-фермер хуҗалыгында 8,9 килограмм продукция җитештергәннәр.

-Күп сөт савуның сере һаман бер инде ул - ашату. Бу арадагы көндезге кызуда терлекләрнең апеттитлары бетә, шуның өчен аларны көн сүрелгәч, төнлә өстәмә ашату кирәк, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильяс Гатауллин. - Азыкны җиргә түгел, улакларга салу, әрәм итмәү, пычратмау зарур. Шәхси хуҗалыкта яхшы хуҗа азыкны җиргә салмый бит. Эсседә терлекләрне кигәвеннәр, черки-чебен интектерә (юкка гына суга кереп басмыйлар), мал тынычсызлына, ашамый, ашамагач - сөт кими. Шуның өчен сыерларны кигәвеннәргә каршы сыеклыклар белән эшкәртү дә мөһим чара. Хәзер атналар буе кипми торган шундый препаратлар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined