Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә ике эшсезгә – бер вакансия

Район мәшгульлек үзәгендә 145 эшсез исәптә тора. Ә вакансияләр исемлегенә күз салсак, чама белән ике эшсезгә бер эш урыны туры килә. Район оешмаларына төрле эш башкаручылар, сыер савучылар, тракторчылар, машина йөртүчеләр, пешекчеләр, бухгалтерлар, врачлар да кирәк. Агымдагы елның өч аенда үзәккә 214 кеше мөрәҗәгать иткән, 91се эш эзләүче буларак исәпкә...

Район мәшгульлек үзәгендә 145 эшсез исәптә тора. Ә вакансияләр исемлегенә күз салсак, чама белән ике эшсезгә бер эш урыны туры килә.

Район оешмаларына төрле эш башкаручылар, сыер савучылар, тракторчылар, машина йөртүчеләр, пешекчеләр, бухгалтерлар, врачлар да кирәк.
Агымдагы елның өч аенда үзәккә 214 кеше мөрәҗәгать иткән, 91се эш эзләүче буларак исәпкә куелган. 67 кеше эшсез дип табылган һәм аларга эшсезлек буенча пособие түләнә. Эшсезләрнең өчесе - 30 яшькә кадәргеләр.
Кыскартылу сәбәпле эшсез калучылар да бар. Әле март аенда гына район буенча җәмәгать судьялары аппаратында бер кеше эшсез калган. Тагын бер оешмада май аенда ике кеше кыскартылачак.
Быел мәшгульлек үзәге аша 44 кеше эшкә урнаштырылган. Үзәк быел 100 яшүсмерне эшкә урнаштыра һәм аларга пособие түли алачак. Өч айда 14 яшүсмер вакытлыча эш тапкан да.
Үзәк эш бирүчеләрне җәйге чорда балигъ булмаган гражданнарны эшле итүдә катнашырга чакыра.
Эш урыннары ярминкәсендә 60 кеше катнашкан һәм 15се үзенә кирәкле эш урыны тапкан.
Мәшгульлек үзәгендә мөмкинлеге чикле кешегә эш урыны булдырган оешманың билгеле бер чыгымнарын каплау мөмкинлеге бар.
Хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү максатында эшкә урнашу теләге булган, 3 яшькә кадәрге бала белән декрет ялындагы әниләргә үзәк яңа һөнәр үзләштерергә, белемен күтәрергә ярдәм итә, укырга җибәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан