Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иң йомшак су - “Әчеле”дә

Районда катылыгы буенча иң йомшак сулы "Әчеле" чишмәсе - Югары Чегодай халкының горурлыгы һәм өмете яңа сулыш алды - аны нефтьчеләр бик кыска арада һәм бик яхшы итеп төзәткәннәр. Иске Үтәмеш белән Югары Чегодай арасындагы ялан кырда, тау сыртында урнашкан бу су чыганагы ике - өч атна эчендә танымаслык булып...

Районда катылыгы буенча иң йомшак сулы "Әчеле" чишмәсе - Югары Чегодай халкының горурлыгы һәм өмете яңа сулыш алды - аны нефтьчеләр бик кыска арада һәм бик яхшы итеп төзәткәннәр.


Иске Үтәмеш белән Югары Чегодай арасындагы ялан кырда, тау сыртында урнашкан бу су чыганагы ике - өч атна эчендә танымаслык булып үзгәргән. "Нурлатнефть" идарәсе көче белән, монда якынча өч йөз мең сум бәялек төзелеш эшләре башкарганнар.

Яңа ясалган будка - өйчек эчендә каптаж, насос, санагычлар урнаштырылган. Биредә приборларны карап торырга аерым кеше тоту кирәкми - барысы да автомат режимында эшли, башняларда су тулгач, насос туктап тора.

Нефтьчеләр чишмә тирәсен, килү-китү юлларын да төзәткәннәр, матурлаганнар.

- Рәхмәт, нефтьчеләр безнең районга гел булышып торалар, социаль мәсьәләләрне хәл итүдә сезгә нык таянабыз, - диде муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин, "Әчеле"не кабат ачу тантанасында. - Соңгы елларда инде илле икенче чишмәне төзәткән игелекле нефтьчеләргә халык та рәхмәтле. Эшегез һәрвакыт уң булсын.

Хезмәт ветераны Минкамил абый Вахитов та тантанага килгән, шатланып килгән.

- Бездә хәзер су проблемасы юк, газ, ут белән дә, Алла шөкер, өзлексез тәэмин итәләр, - ди ул.

Әйе, Югары Чегодай уңды быел: авылның өч урамында да су челтәрләрен яңарттылар, яңа торбалар салдылар, колонкалар урнаштырдылар, яңа башнялар бастырдылар. Монда төп акча республика бюджетыннан бирелде, миллионнарча сум акча.- Мондый күләмле эшне ахырынача җиткерә алуыбызга баштарак икеләнү дә бар иде, - ди Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов. - Әмма республика, район, нефтьчеләр бергәләп тырышкач, планлаганны чагыштырмача бик тиз арада башкарып та куйдык.

"Әчеле" чишмәсеннән су яңа башняларга кадәр яңа линия буенча кудырыла, аны да быел суздылар. Элеккеге линия тәмам черегән булган.

... Соңгы берничә елда Югары Чегодайда чиста су белән тәэмин итү зур проблемага әверелгән иде. Хәтта линияләрдә озак вакыт су булмады. Әллә кайларга шикаятьләр дә яздылар. Ә бүген зарланырга урын юк, суүткәргечләрдә су гел бар, басым көчле. Югары Чегодайда чишмә суы эчәләр, районда катылыгы буенча (5,4) иң йомшак суны. Нефтьчеләргә рәхмәт, бу эшне оештыра алган район һәм Иске Үтәмеш авыл җирлеге Советына рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чишмәләр