Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иң уңганнар Күтәмә белән Чирмешәндә

Соңгы атналарда "Күтәмә АГРОфирмасы" комбайнчысы Андрей Матягин уракта алдынгылыкны бирми. Әлегә ул "Тукано" комбайнында 960 гектар мәйданнан 3043 тонна икмәк суктырып алды. "ЧирмешәнАГРО" комбайнчысы Айрат Хөсәенов күрсәткечләре дә сөендерә. Аның "Тукано-450" комбайны бункеры аша 2933 тонна бөртек узган. Ә машина йөртүчеләр арасында "ЧирмешәнАГРО" җәмгыятеннән Җәүдәт Җиһаншинга тиңнәр юк. Якташыбыз КамАЗ...

Соңгы атналарда "Күтәмә АГРОфирмасы" комбайнчысы Андрей Матягин уракта алдынгылыкны бирми.

Әлегә ул "Тукано" комбайнында 960 гектар мәйданнан 3043 тонна икмәк суктырып алды.
"ЧирмешәнАГРО" комбайнчысы Айрат Хөсәенов күрсәткечләре дә сөендерә. Аның "Тукано-450" комбайны бункеры аша 2933 тонна бөртек узган.
Ә машина йөртүчеләр арасында "ЧирмешәнАГРО" җәмгыятеннән Җәүдәт Җиһаншинга тиңнәр юк. Якташыбыз КамАЗ автомашинасында ел башыннан 7000 тонна йөк ташыган. Шуның 2920 тоннасы - бөртек.
"КүтәмәАГРОфирмасы" шоферы Фәрхат Гатауллин да өлгер шофер. Ул "КамАЗ" автомашинасында 2220 тонна бөртек ташыган.
"Чирмешән АГРО" җәмгыятеннән Рафик Харисов тракторчылар арасында иң алдынгы.Уңган механизатор ХТЗ тракторында ел башыннан 2130 эталон гектар җир эшкәрткән.
"Күтәмә АГРОфирмасы"ннан Наил Сөләйманов исә ел башыннан шундый эшләрне чылбырлы ДТ-75 тракторында 1098 эталон гектарда башкарган.
Алдынгыларга - хөрмәт һәм дан!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комбайнчы Күтәмә АГРОфирмасы