Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халык барысын да белергә тиеш

Республиканың социаль-мониторинг комитеты үткәргән сораштыруда катнашучыларның 81 проценты коррупцияне ришвәтчелек дип саный. Бу золым иң элек медицина, мәгариф тармакларында, хокук саклау органнарында киңрәк җәелгәнлеген белдерәләр. Коррупцияне ничек җиңәргә, бу өлкәдә массакүләм мәгълүмат чараларының һәм гражданлык җәмгыяте институтларының җәмәгать контролен һәм коррупциягә каршы эшне ничек нәтиҗәле оештырырга? Үткән атнада Алексеевск, Әлки,...

Республиканың социаль-мониторинг комитеты үткәргән сораштыруда катнашучыларның 81 проценты коррупцияне ришвәтчелек дип саный.


Бу золым иң элек медицина, мәгариф тармакларында, хокук саклау органнарында киңрәк җәелгәнлеген белдерәләр.

Коррупцияне ничек җиңәргә, бу өлкәдә массакүләм мәгълүмат чараларының һәм гражданлык җәмгыяте институтларының җәмәгать контролен һәм коррупциягә каршы эшне ничек нәтиҗәле оештырырга? Үткән атнада Алексеевск, Әлки, Чистай, Яңа Чишмә, Спас, Аксубай, Балык Бистәсе, Нурлат һәм Чирмешән районнарыннан мәгълүмат чаралары җитәкчеләре шушы районнарның иҗтимагый палаталары, иҗтимагый советлары вәкилләре, коррупциягә каршы көрәш комиссияләре секретарьлары катнашында районыбызда оештырылган зона семинар-киңәшмәсендә бу хакта фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу булды.

Бу чарада катнашучыларны муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин сәламләде, бүгенге чараның кирәклеген әйтте.

Район прокуроры урынбасары Юрий Иванов, ТР Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе, "Татмедиа" ААҖ генераль директоры киңәшчесе Владимир Щевчук, Чирмешән районының коррупциягә каршы комиссия секретаре Марат Әһлиуллин, ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча баш киңәшчесе Салават Рәхимов, ТР Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов һәм башкалар чыгышы игътибар белән тыңланды. Аларның барысы да коррупциягә, ришвәтчелеккә каршы көрәштә массакүләм мәгълүмат чараларының мөмкинлекләрен күбрәк файдаланырга, бу өлкәдә мәгълүмлелекне көчәйтергә өндәделәр. Коррупция - ил икътисадын тоткарлаучы тормоз. Журналистлар бу хакта халыкка әледән-әле тәфсилләп аңлатырга, комисссияләрнең эшчәнлеген даими яктыртырга бурычлы. Халыкка юридик грамоталылык та җитешми.

Семинар-киңәшмәгә килгән кунаклар бер уңайдан район үзәге белән дә таныштылар, урамнарның, территорияләрнең чисталыгына, матурлыкка соклануларын яшермәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Коррупциягә – юк!