Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гадәттән тыш хәлләрдә дә паникага бирелмәгез

Татарстан территориясендә су ташулар көчле явым-төшем яки карның тиз эрүе нәтиҗәсендә була. Гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне саклап калырга өйрәтүче белгечләр кешенең гадәти булмаган шартларга әзерлеге һәм дөрес эш итә белүе аның куркынычсызлыгын тәэмин итүдә төп рольне уйный, дип исәплиләр. Яхшы хуҗа су ташу чорына алдан әзерләнергә, тирә-яктагы территорияне кардан чистартырга,...

Татарстан территориясендә су ташулар көчле явым-төшем яки карның тиз эрүе нәтиҗәсендә була.


Гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне саклап калырга өйрәтүче белгечләр кешенең гадәти булмаган шартларга әзерлеге һәм дөрес эш итә белүе аның куркынычсызлыгын тәэмин итүдә төп рольне уйный, дип исәплиләр.

Яхшы хуҗа су ташу чорына алдан әзерләнергә, тирә-яктагы территорияне кардан чистартырга, суны борып җибәрү өчен ерганаклар ясарга, аңа каршы тору өчен зур булмаган дамба өяргә һ.б. тиеш. Синоптикларның фаразларына да гаять игътибарлы булу сорала.

Суның ташуы акрын барганда балаларны, мөлкәтне һәм башка матди кыйммәтләрне куркынычсыз урынга күчерү өчен булган вакыттан файдаланып калырга кирәк. Күршегездә ялгыз өлкәнрәк кешеләр дә бардыр, аларны кисәтергә онытмагыз.

Су торакларга бик якын килгәндә, электр үткәргечләрдән утны өзәргә, базлардан азык-төлекне чыгарырга һәм эчә торган су запасы булдырырга кирәк.

Документларны һәм кыйммәтле әйберләрне полиэтилен пакетка тутырып ышанычлы урынга (кием астына) яшерү яхшы.

Су эчендә калган очракта өстегездән авыр киемне һәм аяк киемен салып, нинди дә булса әйбергә тотынып, агым буйлап барырга тырышыгыз һәм ярдәм көтегез. Иң мөһиме -бервакытта да паникага һәм куркуга бирелмәгез.

Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм сорау өчен телефоннар: 01; 2-57-01 - Чирмешән муниципаль районы буенча бердәм кизү диспетчерлык хезмәте;

(843) 227-46-46 - Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең өлкән оператив кизүчесе;

(843) 293-49-95 - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының һәлакәтләр медицинасы республика үзәгенең оператив кизүчесе;

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Игътибар: су ташу