Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Элмәледә дә яңгыр ява бит...

"Сөлчә" җәмгыятендә һава торышының көйсезлегенә карамастан, азык әзерләү звенолары эштән туктамый диярлек. Монда планлаганның 132 проценты күләмендә, ягъни 1012 тонна печән әзерләп өлгерделәр. Яңа һәм Иске Элмәле фермаларындагы малларга 1321 тонна сенаж да салынган (тиешленең 41 проценты). -Былтыр салынган өч баз ярым сенажыбыз да яхшы кышлады, - ди "Сөлчә" җитәкчесе...

"Сөлчә" җәмгыятендә һава торышының көйсезлегенә карамастан, азык әзерләү звенолары эштән туктамый диярлек. Монда планлаганның 132 проценты күләмендә, ягъни 1012 тонна печән әзерләп өлгерделәр.


Яңа һәм Иске Элмәле фермаларындагы малларга 1321 тонна сенаж да салынган (тиешленең 41 проценты).

-Былтыр салынган өч баз ярым сенажыбыз да яхшы кышлады, - ди "Сөлчә" җитәкчесе Хәмзә Хамматов. - Быел үләннәр куе, сусыл, әле тагын 300 гектарлап мәйданда люцерна, спарцет та чабачакбыз.

Бүген Яңа элмәле янындагы участокта печән өяләр. Утыз ел стажлы тәҗрибәле механизатор Воля Кириллов белән Миндар Минхәеров инде бишенче эскертне җыя башлаганнар. 100-120 метрлы бер эскертне бер-ике көндә очлап куялар икән. Үләннәр сыйфатлы, хуш исле, күгәргән урыннары юк. Кай арада шөлай киптерәләр дә, ничек өлгерәләр генә?! Элмәледә дә яңгыр еш ява бит.

-Нәрсә эшләп була, шуны эшлибез, тик торган юк, - ди бүген тракторына чапкыч таккан Фәсыйх Мәхмүтов. - Көненә ике тапкыр ашаталар, ай саен акча түлиләр. Мал азыгына аптыраган юк, бирәләр. Хуҗалыктан бозау да алдык, рәхмәт яусын, җитәкчебез вәгъдәсен үти белә.

Фәсыйх монда Лашманнан килеп эшли икән. Район буенча алганда 1737 тонна печән (планлаганның 35 проценты), 2461 тонна сенаж (12 процент) запасыбыз бар.

"ЧИРМЕШӘНАГОР"да кыш чыгарлык, 1140 тонна сенаж салып куйдылар.

Шул ук вакытта, "Әккәрәй", "Ильхан", "Кара Чишмә", "ҮтәмешАГРО", "Чирмешән АГРОхезмәтләре" буенча азык әзерләү темпы бик түбән: эскертләр куелмаган, базлар буш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined