Көн темасы
ЕГАИС системасы аракыдан агулануга чик куя
Республика буенча январь, февраль айларында, 60 көн эчендә, кырык кеше, көнаралаш диярлек бер кеше, алкогольдән агуланып үлгән (2015 елда - 352). Алар арасында яшүсмерләр дә булуы аяныч.
Нигездә, халык этанол, метанол, билгесез спирт эчеп "яна" икән. Февраль аенда гына да Татарстанда алкоголь белән агуланып 18 кеше җан биргән. Моның сәбәбе...
Республика буенча январь, февраль айларында, 60 көн эчендә, кырык кеше, көнаралаш диярлек бер кеше, алкогольдән агуланып үлгән (2015 елда - 352). Алар арасында яшүсмерләр дә булуы аяныч.
Нигездә, халык этанол, метанол, билгесез спирт эчеп "яна" икән. Февраль аенда гына да Татарстанда алкоголь белән агуланып 18 кеше җан биргән. Моның сәбәбе - алкогольне чамасыз күп эчү яки сыйфатсыз алкоголь куллану, диләр.
-Легаль булмаган, "идән асты" продукциясенә юлны чикләү максатында, районда алкоголь сатучы 71 сәүдә ноктасы алкоголь продукциясен күзәтүче ЕГАИС системасына тоташкан, кирәкле махсус ачкыч алып, сайтта теркәлгәннәр. 2017 елның 1 июленнән алар алкоголь продукциясен шушы система аша уздырып сатарга тиеш була. Әлегә Туймәт, Бәркәтә авылларындагы шәхси кибетләр исерткечләрне шундый сканерга "төшереп" саталар, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Әһлиуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев