Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Дуслык һәм килешү – иң зур байлык

Район газетасы редакциясендә оештырылган "түгәрәк өстәлдә" катнашучылар террорчылыкка һәм экстремизмга каршы чаралар күрүнең актуальлеге турында сөйләштеләр. "Террорчылыкка - юк!" дип исемләнгән "түгәрәк өстәл"гә район террорчылыкка каршы комиссиясе, мәгариф бүлеге, үзәк китапханә вәкилләре, дин әһелләре чакырылган иде. Чыгыш ясаучылар районда милләтара һәм конфессияара каршылыклар булмавын, бездә тотрыклылык һәм аңлашу хөкем итүен...

Район газетасы редакциясендә оештырылган "түгәрәк өстәлдә" катнашучылар террорчылыкка һәм экстремизмга каршы чаралар күрүнең актуальлеге турында сөйләштеләр.


"Террорчылыкка - юк!" дип исемләнгән "түгәрәк өстәл"гә район террорчылыкка каршы комиссиясе, мәгариф бүлеге, үзәк китапханә вәкилләре, дин әһелләре чакырылган иде. Чыгыш ясаучылар районда милләтара һәм конфессияара каршылыклар булмавын, бездә тотрыклылык һәм аңлашу хөкем итүен ассызыкладылар. Шулай да үз-үзеңне тынычландырырга ярамый, тәрбия һәм аңлату эшләре, халыкта террорчылыкка һәм экстремизмга тискәре караш тудыру юнәлешендә эш алып бару мөһим.

Район террорчылыкка каршы комиссиясе секретаре Зөлфия Әхмәтҗанова әлеге комиссиянең эше турында мәгълүматлар бирде, террорчылыкка каршы республика һәм район программаларының тормышка ашырылуы турында сөйләде. Әлеге программаларның максаты - гражданнарның тормышын һәм тынычлыгын, аларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау дәрәҗәсен күтәрү, экстремизмга һәм террорчылыкка каршы көрәш алып бару.

Чирмешәндәге төрле объектларда 12 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган, алар районда тагын ике мәктәптә - Лашманда һәм Ульяновкада да бар. Гомуми белем бирү учреждениеләрендә пропуск режимы кертелгән.

- "Ислам терроры" яки "христиан терроры" дигән төшенчәләр, гомумән, дөрес түгел, исламда да, христиан динендә дә террорчылыкка, рәхимсезлеккә урын юк, - дип билгеләп үтте Чирмешән мәчете имам-хатыйбы Хәбир хәзрәт Ханов. Хәзрәт тә, изге Бөек Василий чиркәве (Әккәрәй) настоятеле Александр атакай да (Филимонов) күпмилләтле җәмгыятьтә килешү булдыру, яшьләр һәм балалар белән тәрбия эшен алып баруны яхшырту, алар белән уртак тел табу кирәклегенә басым ясадылар.

Район мәгариф бүлеге баш белгече Габделбәр Мифтахов, Чирмешән лицее психологы Гөлназ Вафина, мәгълүмати-методик үзәк методисты Людмила Егорова да нәкъ менә үсеп килүче буынны сабый чактан ук дөрес тәрбияләү социаль, этник һәм конфессиональ нигездә конфликт булдырмауның төп нигезе икәнлеге турында сөйләделәр. Валентина Сапожникова китапханәләрдә террорчылыкка каршы һәм үсеп килүче буынга әхлак тәрбиясе бирү юнәлешендә нинди чаралар үткәрелүе белән таныштырып китте.

"Түгәрәк өстәл"дә дин әһелләренең дә балалар тәрбияләүдә активрак катнашуы, алар арасында иҗади конкурслар оештыру, дин йортлары каршында якшәмбе мәктәпләре эшен киңрәк җәелдерү буенча да тәкъдимнәр булды. Чарада катнашучылар мондый очрашуларның әһәмиятен, террорчылыкка һәм экстремизмга каршы юнәлдерелгән чаралар турында сөйләшүгә "нокта" куярга иртәрәк булуын да ассызыкладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined террорчылыкка һәм экстремизмга каршы чаралар