Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Депутатлар үзара килешеп эшли

"Бердәм Россия" партиясеннән депутатлар Чирмешән районында социаль-икътисади һәм мәдәниятны үстерү мәсьәләләре турында килешү төзеделәр. Монда Россия Федерациясе Дәүләт Думасында, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында, Чирмешән район Советында "Бердәм Россия" депутатлары фракцияләренең җирле үз­идарә мәсьәләләре буенча законнар кабул итү эшчәнлеге, РФ, ТР законнарын камилләштерүгә юнәлдерелгән законнар эшләү буенча мәсьәләләрне карау, районда социаль-икътисади...

"Бердәм Россия" партиясеннән депутатлар Чирмешән районында социаль-икътисади һәм мәдәниятны үстерү мәсьәләләре турында килешү төзеделәр.


Монда Россия Федерациясе Дәүләт Думасында, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында, Чирмешән район Советында "Бердәм Россия" депутатлары фракцияләренең җирле үз­идарә мәсьәләләре буенча законнар кабул итү эшчәнлеге, РФ, ТР законнарын камилләштерүгә юнәлдерелгән законнар эшләү буенча мәсьәләләрне карау, районда социаль-икътисади мәсьәләләрне хәл итү, сайлаучылар белән эшне оештыру һәм башкалар турында сүз бара.

-Бүген бездә - тантаналы чара, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин килешүгә кул кую алдыннан. - Депутатлар, нефтьчеләр, республика булышлыгы белән районда халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен яхшырту буенча күп эшләнә. Социаль объект­ларны капиталь ремонтлауда зур ярдәм тоябыз, юллар ремонтына байтак сумма бирәчәкләр. Нефтьчеләргә, республика Президентына да моның өчен зур рәхмәт. Нәрсәләрдер игътибардан читтә каладыр, әмма алар буенча да шөгыльләнәбез.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин быел районда иген кырларының - чәчүлекләрнең сыйфатына югары бәя бирде, төрле мәсьәләләрдә районга булышырга ышандыр­ды.

- Халыкның проблемаларына битараф булмагыз, - диде ул, авыл җирлекләре башлыкларына, депутатларга мөрәҗәгать итеп.

ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов та бергәләшеп, аңлашып эшләргә өндәде, "Татнефть" җәмгыяте исеменнән районга, башкарма комитетка балалар ялын оештыруга, конкрет алганда, нефтьчеләрнең "Юность" лагерында ял итү өчен 120 мең сум акчага сертификат тапшыр­ды.

Килешүгә "Бердәм Россия" партиясенең РФ Дәүләт Думасында, ТР Дәүләт Советында, Чирмешән муниципаль район Советындагы депутатлар фракцияләре исеменнән, Айрат Хәйруллин, Илгиз Салихов, Фердинат Дәүләтшин, Миләүшә Батыршиналар кул куйды.

Шул ук көнне Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин сайлаучыларны - гражданнарны кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined