Районның кайбер хуҗалыкларында бүген чәчүлекләрне тәрбия кылалар, гербицид сиптерәләр.
"Чирмешән - АГРО"да шикәр чөгендере участокларына бер кат химик эшкәртү үткәрделәр дә. "Күтәмә АГРОфирмасы" бу эшне уҗым культуралары мәйданында тиз башкарды. "Татагролизинг" уҗым бодаенда тәрбия чараларын вакытында оештырды.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә әле тагын 5 мең гектарда орлыкларны җир куенына саласы бар....
Районның кайбер хуҗалыкларында бүген чәчүлекләрне тәрбия кылалар, гербицид сиптерәләр.
"Чирмешән - АГРО"да шикәр чөгендере участокларына бер кат химик эшкәртү үткәрделәр дә. "Күтәмә АГРОфирмасы" бу эшне уҗым культуралары мәйданында тиз башкарды. "Татагролизинг" уҗым бодаенда тәрбия чараларын вакытында оештырды.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә әле тагын 5 мең гектарда орлыкларны җир куенына саласы бар. 45 меңләп гектарда чәчкечләр узды. Кыр эшләре "Кара Чишмә" җәмгыятендә, "Чирмешәнагрохезмәтләре" бүлекчәләрендә соңга кала. "Туймәт"тә темп түбән. Шөкер, "ТАТАГРО" һәм "ТАТАГРОЛИЗИНГ" үз участокларында эшне яхшы оештырдылар, 14 мең гектарда төрле культуралар чәчтеләр.
Язгы кыр эшләрендә иллеләп агрегат файдаланыла.
Кызганыч, көннәр кызу, җирдә дым аз, яңгыр кирәк.
Нет комментариев