Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәннең аш-су осталарын Казанда да мактаганнар

Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалында пешекче-кондитер һөнәре алучы Күтәмә кызы Гөлчәчәк Мәссарова, Лашманнан Эльмира Вәлиева, Шешминкадан Альбина Агеевалар барлык фәннәрне дә тырышып өйрәнәләр, яхшы билгеләргә генә укыйлар. Тормыш өчен бик кирәкле һөнәр үзләштерүче кызлар филиалда үтүче барлык чараларда да актив катнашалар. Октябрь аенда Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәсендә филиал да...

Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалында пешекче-кондитер һөнәре алучы Күтәмә кызы Гөлчәчәк Мәссарова, Лашманнан Эльмира Вәлиева, Шешминкадан Альбина Агеевалар барлык фәннәрне дә тырышып өйрәнәләр, яхшы билгеләргә генә укыйлар.


Тормыш өчен бик кирәкле һөнәр үзләштерүче кызлар филиалда үтүче барлык чараларда да актив катнашалар.

Октябрь аенда Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәсендә филиал да үз товарын тәкъдим иткән. Сатып алучыларга бик яхшы хезмәт күрсәткән Гөлчәчәк һәм Эльмирага Мактау грамотасы да тапшырганнар.

Кызлар - өчесе дә бик тырыш, уңганнар, филиал ашханәсендә эшләүче пешекчеләргә дә ярдәм итәргә өлгерәләр. Киләсе елның январенда алар кулларына диплом алачак. Сынауларга кадәр практика да үтәчәкләр.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Казань техникум пешекче кондитер