Чирмешәннең аш-су осталарын Казанда да мактаганнар
Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалында пешекче-кондитер һөнәре алучы Күтәмә кызы Гөлчәчәк Мәссарова, Лашманнан Эльмира Вәлиева, Шешминкадан Альбина Агеевалар барлык фәннәрне дә тырышып өйрәнәләр, яхшы билгеләргә генә укыйлар.
Тормыш өчен бик кирәкле һөнәр үзләштерүче кызлар филиалда үтүче барлык чараларда да актив катнашалар.
Октябрь аенда Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәсендә филиал да...