Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләр, ут якмагыз!

25 апрельдән 10 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы катгый режим игълан ителде. Ут чыгу куркынычы арту белән бәйле, бу вакытта ачык утта (учакта, мангалларда) ризык әзерләү тыела.

Гомумән, бу чорда коры үлән, чүп-чар яндыру, торак пунктларда, урманнарга ут куркынычы янаган урыннарда 1-3 класслы янгын куркынычлы пиротехника куллану да тыела.

Янгынга каршы катгый режимга кадәр биналардан 50 метрдан ким булган арада гына учак ягу рөхсәт ителә дип язган идек, ә катгый режим чорында ут ягу бөтенләй ярамый. Әлеге кагыйдәне бозучыларга карата штрафлар күләме дә саллы гына: гражданнарга - 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга - 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга - 200 мең сумнан 400 мең сумга кадәр.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев