Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләрнең транспорт салымы буенча бурычлары күп

Бүген райондашларыбызның салым буенча 1 миллион 650 мең сум бурычы бар, шул исәптән транспорт салымы - 1 миллион 403 мең сум. Район салым инспекциясеннән белешүебезчә, Югары Кәминкә, Ивашкино, Күтәмә, Түбән Кармалка, Туймәт һәм Ульяновка авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең салым буенча бурычлары тулысынча капланган. Башка кайбер авыл җирлекләрендә дә, әйтик, Лашман, Кармыш,...

Бүген райондашларыбызның салым буенча 1 миллион 650 мең сум бурычы бар, шул исәптән транспорт салымы - 1 миллион 403 мең сум.

Район салым инспекциясеннән белешүебезчә, Югары Кәминкә, Ивашкино, Күтәмә, Түбән Кармалка, Туймәт һәм Ульяновка авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең салым буенча бурычлары тулысынча капланган. Башка кайбер авыл җирлекләрендә дә, әйтик, Лашман, Кармыш, Яңа Кади, Яңа Элмәле, Иске Кади буенча җир һәм милек салымнары түләнгән.
Шул ук вакытта кайбер якташларыбызның салым буенча бурычлары зур суммалар тәшкил итә һәм күп очракта бу - транспорт салымы. Мәсәлән, Кармышта яшәүче берәүнең әҗәте ярты миллионга җиткән. Шулай ук Чирмешән авыл җирлеге буенча транспорт салымы буенча тулаем бурыч 688 мең сумнан артып киткән.
-Салым түләү турында квитанцияләр югалган очракта, аны яңадан салым инспекциясеннән алырга мөмкин, - ди район салым инспекциясенең баш салым инспекторы Рәмилә Мөхәммәтшина.- Квитанция килер дип көтеп утырмагыз, чөнки ул кабат җибәрелмәячәк. Салым түләүләрне почта бүлекләре, инфоматлар, электрон мәгълүмати терминаллар аша да башкарырга мөмкин. Салымнарны вакытында түләмәгән очракта, пеня түләү - түләтү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы салымнар