Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләрнең күпчелеге социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан

Районда федераль ташламаларга ия 2236 кеше яши, шуларның 1528се, ягъни 68,3 проценты киләсе ел өчен социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан. Ягъни ташламаларга ия бу пенсионерлар рецепт буенча бирелүче дарулар урынына акча алырга булганнар. Үткән ел белән чагыштырганда, үзгәрешләр юк дәрәҗәсендә. 2015 елның 1 апреленнән социаль хезмәтләр җыелмасы өчен ай саен...

Районда федераль ташламаларга ия 2236 кеше яши, шуларның 1528се, ягъни 68,3 проценты киләсе ел өчен социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан.

Ягъни ташламаларга ия бу пенсионерлар рецепт буенча бирелүче дарулар урынына акча алырга булганнар. Үткән ел белән чагыштырганда, үзгәрешләр юк дәрәҗәсендә.
2015 елның 1 апреленнән социаль хезмәтләр җыелмасы өчен ай саен 930 сум 12 тиен акча бирелә. Шуның 716 сум 40 тиене - даруларга, 110 сум 83 тиене - санатор-курорт дәвалануына, 102 сум 89 тиене тимер юл транспортында, шулай ук дәваланырга бару һәм кайту өчен каралган.
Социаль пакет яки акча алырга ниятләгән гражданнар аларның кайсын сайлауларын белдереп елга бары бер тапкыр, 1 октябрьгә кадәр генә гариза яза ала, бүген инде фикереңне үзгәртү мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы социаль хезмәтләр җыелмасы