Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләрне Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин кабул итте (+ФОТО)

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин кабат Чирмешәнгә килде, бу юлы район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм Хәйруллин хәйрия фонды җитәкчесе Ирина Волостнова белән муниципаль район хакимияте бинасында гражданнарны кабул итте. Чирмешәнлеләр депутатка төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләрен җиткерделәр. Ул райондашларыбызны игътибар белән тыңлады, һәр мәсьәләнең асылына төшенергә тырышты. Шешминка авылында Дмитрий...

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин кабат Чирмешәнгә килде, бу юлы район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм Хәйруллин хәйрия фонды җитәкчесе Ирина Волостнова белән муниципаль район хакимияте бинасында гражданнарны кабул итте.

Чирмешәнлеләр депутатка төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләрен җиткерделәр. Ул райондашларыбызны игътибар белән тыңлады, һәр мәсьәләнең асылына төшенергә тырышты. Шешминка авылында Дмитрий Солунский храмын төзекләндерүдә башлап йөрүчеләрнең берсе Екатерина Зубованың гозере да Айрат Хәйруллин да кызыксыну уятты. Чиркәүне торгызуга йөзләгән кеше үз өлешен керткән. Ләкин биредә әле башкарасы эшләр байтак.
-Минем бу чиркәүне үз күзләрем белән күрәсем килә, - диде Айрат Нәҗип улы. - Киләсе ел башында кабат Чирмешәнгә киләм, сезнең авылга да барачакбыз. Аннары инде ничек ярдәм итү юлын карарбыз, һичшиксез, бу изге эштән мин дә читтә калмам.
Озак еллар район үзәк больницада хезмәт куючы Гөлшат Фәсхетдинованы хастаханәгә килүче авырулар өчен уңайлыклар, аерым алганда баскычлардан менгәндә тоткалар булмавы борчый. Больницаның баш врачы Рөстәм Мирзин, үзе дә монда килеп, әлеге проблеманың актуальлеген билгеләп үтте, шулай ук диагностика өчен бик кирәкле җиһаз алуда депутаттан ярдәм сорады.
Депутатка килүчеләрнең күбесе халык мәнфәгатен кайгыртып йөрүчеләр: Урманасты Үтәмеш һәм Яңа Элмәле авылларына - юл, Кара Чишмәдә сугышта һәлак булучыларга һәйкәл кирәк, Бәркәтә һәм Утыз Имән мәдәният йортларында музыкаль җиһазлар тузган икән, Кармышта фельдшер - акушерлык пунктына ихтыяҗ бар. "Чирмешән" физкультура - сәламәтләндерү комплексы директоры Камил Назыйров бассейнда җиһазларның нык искергәнлеге, ремонт, аерым котельный кирәклеге турында җиткерде.
Айрат Нәҗип улы, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән дә киңәшеп, кайберәүләргә шунда ук җавап бирде, башкаларга, мәсьәләне өйрәнгәч, җавап бирергә ышандырды.
-Мин инде берничә районда шундый очрашулар үткәрдем, - ди Айрат Хәйруллин. - Шәһәр халкын, нигездә, торак - коммуналь өлкәгә кагылышлы проблемалар борчый. Соңгы вакытта социаль яклау өлкәсендә, инвалидларны махсус әйберләр белән тәэмин итү дә җитди проблемалар булуы ачыкланды. Аларны хәл итәргә кирәк. Миңа, Дәүләт Думасы депутаты буларак, районнарга килеп, шундый очрашулар, әңгәмәләр вакытында сайлаучылардан Федераль жыенда эш алып бару өчен наказлар ишетәсем килә. Бүген мөрәҗәгать итүчеләрнең сораулары нигездә финанс ярдәме белән бәйле иде. Билгеле, аларны хәл итәргә тырышырбыз. Һәр район үзенчәлекле һәм ихтыяҗлар да төрле. Мин булган башкалар белән чагыштырганда, Чирмешән районында социаль - икътисади хәл яхшырак күренә, тормыш дәрәҗәсе югары күренә. Моңа районда нефть тармагы нык үскән булу да уңай йогынты ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы депутаты Дәүләт Думасы