Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләрнең депутатлыкка кандидатларга наказлары бар

Татарстан халкы үзен борчыган гозер-үтенечләрен районнарда эшләүче мобиль пунктлар аша депутатлыкка кандидат булып баручыларга җиткерә ала. "Бердәм Россия" партиясе шушы рәвешле наказлар туплый. Бу атнада мобиль пункт автобусы Күтәмә, Ивашкино авылларында туктады. Ә моңа кадәр алар Чирмешәндә, Иске Үтәмештә яшәүчеләрдән наказлар кабул иткән иде. -Сезнең район халкын иң беренче чиратта...

Татарстан халкы үзен борчыган гозер-үтенечләрен районнарда эшләүче мобиль пунктлар аша депутатлыкка кандидат булып баручыларга җиткерә ала. "Бердәм Россия" партиясе шушы рәвешле наказлар туплый.

Бу атнада мобиль пункт автобусы Күтәмә, Ивашкино авылларында туктады.
Ә моңа кадәр алар Чирмешәндә, Иске Үтәмештә яшәүчеләрдән наказлар кабул иткән иде.
-Сезнең район халкын иң беренче чиратта юлларның торышы борчый, район үзәгендәге яңа микрорайоннарны газлаштыруны тизләтүне сораучылар булды. Кайбер авылларда су белән тәэмин итү проблемасы бар. Без мөрәҗәгатьләрнең һәрберсен язып алып, кандидатларга, тиешле органнарга тапшырабыз. Булачак депутатлар Дәүләт Думасында эшләрен шулар нигезендә алып барачак. Ә халык яхшы сездә. Рәхмәт, эсседә әбиләр килеп-килеп чәйгә дә чакыралар үзебезне, - ди мобиль җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Ландыш Лотфуллина.
Ивашкино авылында пунктка дүрт кеше мөрәҗәгать итте.
-Безнең авылның мәдәният йорты 1969 елда ачылган. 2005тә аның түбәсен яңарттылар. Тик бүген бездә салкын, тәрәзәләренә тотынырга куркырсың, таралып китүләре бар: черек. Башка авыллардагы кебек, бездә дә яхшы, заманча ремонт ясасыннар иде. Районда хәзер безнекедәй мәдәният йортлары санаулы гына калды бит инде. Ансат мөмкинлектән файдаланып, депутатлыкка кандидатларга без дә шушы наказыбызны җиткердек, - ди Ивашкино авыл мәдәният йорты директоры Ирина Дмитриева.
Ивашкинода сугыш чоры балаларына өстенлекләр каралган федераль закон кабул итүне, Әккәрәй юлын ремонтлауны сорадылар. Монда авыл җирлеге Советы урнашкан бина нык таушалган. 1976 елда төзелгән, колхоз идарәсенеке булган бинаның түбәсеннән су үтә, салкын. Штукатуркалары купкан бина чынлап та бик шыксыз икән шул. Кыскасы, җирлек Советы яңа бинага өметләнә.
Күтәмәдә мобиль пунктка авыл мәктәбе ишегалдын асфальтлауда, территориянең тирә-ягын тотып алуда ярдәм сорап яздылар. Мәдәният йортына музыка, компьютер җиһазлары кирәк. Почта бинасын ремонтлыйсы, Бакалейная урамына яхшы юл саласы иде, дигән теләкләрен белдерүчеләр дә булды.
Лашман, Ульяновка авыллары халкы да үтенечләрен әзерли ала. 1 сентябрь көнне мобиль төркем шул авылларда эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы депутатлыкка кандидат