Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләргә торак проблемасын хәл итүдә дәүләт булыша

Узган, 2015нче елны район буенча 7604 квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, барлыгы 60 гаилә яңа йорт төзеп кергән (быел узган өч айда нибары җиде гаилә яңа йортлы булган). Аеруча Чирмешәндә (4000 квадрат метр), Иске Элмәле (880), Ульяновка авыл җирлекләрендә "өй туйлары" еш узган. Ә менә Иске Котыш, Түбән Кармалка, Түбән...

Узган, 2015нче елны район буенча 7604 квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, барлыгы 60 гаилә яңа йорт төзеп кергән (быел узган өч айда нибары җиде гаилә яңа йортлы булган).

Аеруча Чирмешәндә (4000 квадрат метр), Иске Элмәле (880), Ульяновка авыл җирлекләрендә "өй туйлары" еш узган. Ә менә Иске Котыш, Түбән Кармалка, Түбән Кәминкә, Югары Кәминкә, Мордва Афонькәсе авыл җирлекләре торак төзелеше буенча артта кала.
-Авыл җирендәге яшь гаиләләрне һәм яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү максатыннан "2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр авыл җирлекләре территорияләренең тотрыклы үсеше" дигән федераль программа эшли, - ди район башкарма комитетының торак сәясәте бүлеге начальнигы Рәмзия Гайсина. - 2015нче елны әлеге программа нигезендә 34 гаилә һәм яшь белгеч торак шартларын яхшырту өчен 11 миллион 425 мең сум субсидия алды.
2006нче елдан башлап, торак алу һәм төзү өчен районда, республика программалары нигезендә, 155 гаилә 122 миллион сумга якын субсидия алган.
2016нчы елда торак шартларын яхшыртырга теләүчеләр яки тору урынына мохтаҗлар өчен "Арендага торак" программасы нигезендә район үзәгендә биш күп квартиралы йорт төзү планлаштырыла. Бүген Титов урамында, элеккеге МСО бинасы каршында, шундый бер йортның стеналарын күтәрәләр. Андый йортлардан квартиралар алырга теләүчеләр район башкарма комитетының торак сәясәте бүлегенә мәрәҗәгать итә алалар. Белешмәләр өчен телефон 2-23-69.
-Арендага алган квартираны, теләге булса, кеше үзенә сатып та ала алачак,- ди Рәмзия Гайсина. - Шулай ук монда аерым йорт салганчы да яшәргә мөмкин. Төп шарт - вакытында аренда бәясен түләп бару.
Агымдагы елда район үзәгендә социаль ипотека программасы буенча да унике квартиралы бер йорт төзү күздә тотыла. Районда бу программада катнашырга теләүчеләр дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы федераль программа торак төзелә