Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләр уңай җавап бирде

Узган атнада гражданнардан үзсалым кертү буенча үткәреләгән референдумда районда исемлеккә кертелгәннәрнең 77,3 проценты, ягъни 11 мең 578 кеше катнашты. - Барлык җирлекләрдә дә референдумга куелган сораулар хупланды, - ди территориаль комиссия рәисе Рамил Әхмәдуллин. - Закон бозулар булмады. Кармыш, Югары Кә­минкә, Ивашкино, Кү­тәмә, Иске Кади, Иске Котыш, Лашман, Туймәт авыл...

Узган атнада гражданнардан үзсалым кертү буенча үткәреләгән референдумда районда исемлеккә кертелгәннәрнең 77,3 проценты, ягъни 11 мең 578 кеше катнашты.

- Барлык җирлекләрдә дә референдумга куелган сораулар хупланды, - ди территориаль комиссия рәисе Рамил Әхмәдуллин. - Закон бозулар булмады.
Кармыш, Югары Кә­минкә, Ивашкино, Кү­тәмә, Иске Кади, Иске Котыш, Лашман, Туймәт авыл җирлекләрендә гражданнар референдумда аеруча актив катнашканнар. Чирмешәндәге участокларда да күпчелек халык бюллетеньдәге сорауларга "Әйе", дип җавап биргән.
Инде референдум аша хуплау табылган, планлаган эшләрне башкаруны тәэмин итәргә кирәк. Билгеле, моның өчен әүвәл үзсалым акчаларын тизрәк җыю сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы үзсалым референдум