Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләр мөмкинлекне кулдан ычкындырмый

Агымдагы елның җиде аенда районда 21 кеше шәхси ярдәмче хуҗалыгын үстерүгә бирелүче ташламалы кредиттан файдаланган. Алар банклардан 4 миллион 620 мең сум кредит алган. Шуларның 3се әле июль аенда гына шундый кредит рәсмиләштергән. Кредит алучыларның күпчелеге (9) Чирмешән авыл җирлегендә. Лашман авыл җирлегендә - 4, Иске Кади авыл җирлегендә -...

Агымдагы елның җиде аенда районда 21 кеше шәхси ярдәмче хуҗалыгын үстерүгә бирелүче ташламалы кредиттан файдаланган.

Алар банклардан 4 миллион 620 мең сум кредит алган. Шуларның 3се әле июль аенда гына шундый кредит рәсмиләштергән.
Кредит алучыларның күпчелеге (9) Чирмешән авыл җирлегендә. Лашман авыл җирлегендә - 4, Иске Кади авыл җирлегендә - 3, Яңа Элмәле авыл җирлегендә - 2, Бәркәтә, Иске Үтәмеш, Шешминка җирлекләрендә берәр кеше әлеге мөмкинлектән файдаланган. Башка авыл җирлекләрендә ел буена кредит алучылар булмаган.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә ташламалы кредит бирелә башлаганнан бирле (10 елда) райондагы 7280 хуҗалыкның 2877се тулаем 610 миллион 299 мең сумлык кредит алган. Чирмешән, Иске Кади, Туймәт авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең яртысыннан артыгы бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаган. Бу акчаларга меңләгән баш умарта, 1000гә якын сыер, 100ләгән сарык сатып алганнар. 400гә якын кеше терлек өчен яңа торак төзегән яки үзгәртеп корган. Элек кредит акчасына авыл хуҗалыгы техникалары да алырга яраса, хәзер ул терлек алырга һәм терлек абзарлары төзергә генә бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы кредит ташламалы кредит